Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
31 июль. Киң колач белән.
Оешмада СССР төзелүгә 60 ел тулу хөрмәтенә социалистик ярыш киң җәелдерелде. Бу чорда 629 мең урынына 631 мең сумлык эш башкарылды. “Правда” колхозында 432 гектарлы культуралы көтүлек файдалануга тапшырылды. М.Горький исемендәге колхозда буа төзү башланды. Бүгенге көндә дүрт хуҗалыкта буа төзү уңышлы гына бара. Калинин исемендәге колхозда шушы көннәрдә төгәлләнәчәк. Биредә мастер В.Хамматов җитәкчелегендәге звено киеренке хезмәт куя. “Правда” колхозында буаны файдалануга тапшыру өчен соңгы хәзерлек эшләре алып барыла. Мастер Г.Харитонов җитәкчелегендәге коллектив нәтиҗәле эшли.
Р.Мирхәйдәров, 13нче Алга механикалаштырылган күчмә колонна инженеры.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев