Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

29 июль. Комсомолларча!

Басу юлларында агылган яшел олауларның авылга килеп керү белән кайсы терлек утарына, икенчеләре АВМ агрегаты һәм сенаж башнялары ягына юл ала. Күмәк көч нәтиҗәсендә җәмәгать терлекләре өчен 1380 тонна сенаж хәзерләнде инде. Яшел масса ташучы яшьләр И.Гарифуллин, М.Әхмәтов, Ф. Шәйморатов, көненә 11-12шәр рейс ясап, зур өлгерлек күрсәтәләр. Оператор яшьләр Р.Шабаев, Ф.Фәтхуллин, КПСС члены Н.Кәрамов кайтарылган яшел азыкны сәгате-минутында ук башняга салу хәстәрен күрәләр. Күпьеллык үлән уруда Х.Хәмидуллин, Ф.Нуриев, И. Солтанов, К. Әхмәтов аеруча җитештерүчән эшлиләр.

Х.Вәлиев, М.Горький исемендәге колхоз.

Фото – «Мөслим-информ»

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев