Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
8 июль. Сенаж салу темп алды.
Иртәдән алып кичке караңгыга кадәр Үрәзмәт-Чишмә бригадасында урнашкан сенаж башнялары янына өзлексез яшел олаулар агыла. Бу эштә яшьләрдән А. Хөрмәтуллин, М. Гыйззәтуллин, Р. Хәйретдинов, Д. Шәймөхәммәтов, Ә. Харисов, И. Миргаязов аеруча өлгерлек күрсәтәләр. Егетләр көнлек нормаларын
115-120 процентка җиткереп үтиләр. Сенаж салучы яшьләрнең күңеле күтәренке. Чөнки уртак тырышлык белән берничә көндә 226 тонна яшел масса башняларга тутырылды. Витаминлы үлән оны ясау агрегаты да әйбәт җитештерүчәнлек белән эшли. Яшел грануллар 90 тоннага якын хәзерләнде.
Җ. Шәйдуллина, К.Маркс исемендәге колхоз комсомол оешмасы секретаре.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев