Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
6 июль. Хокук белемен – һәркемгә.
Район үзәкләштерелгән китапханә һәм аның урыннардагы филиаллары хокук белемнәрен пропагандалауга зур әһәмият бирәләр. Җинаятьчелекне булдырмау, кешенең аң дәрәҗәсен үстерү, киң халык массасына совет законнарын җиткерү, кешеләрдә совет законнарына хөрмәт тәрбияләү буенча соңгы елларда 190 лекция һәм доклад укылды, 30 мәртәбә юстиция хезмәткәрләре белән очрашу, 108 мәртәбә әңгәмә-консультацияләр уздырылды. 27 урында белешмә өстәле, 37 стенд, 107 китап күргәзмәләре оештырылды. Шунысы яхшы, төрле чаралар оештыруда һәм уздыруда без суд, прокуратура һәм милиция хезмәткәрләренең ныклы ярдәмен тоябыз.
Х. Фәттахова, үзәкләштерелгән китапханә директоры, хәбәрчеләр советы члены.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев