Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
17 июнь. Шефлар ярдәме.
Район үзәк больницасы коллективы терлек азыгы хәзерләүдә ел саен “Авангард” колхозына зур ярдәм күрсәтә. Узган ел да алар хуҗалыкта 25 тоннадан артык яфраказык җыеп, саклау урыннарына урнаштырганнар иде. Быел да беренче мөмкинлекләр булу белән өмәләр оештыра башладылар. Кыска гына арада инде 5 тоннадан артык яфраказык әзерләделәр. Ул азык дворына кайтарылды, күләгә урыннарга киптерергә куелды. Шефлар бу эшне бүген дә дәвам итәләр: “Үзебезгә җиткерелгән заданиене арттырып үтәрбез”, – диләр алар.
К. Хәйретдинова.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев