Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

15 июнь. Үлән оны ясыйбыз. 

 “Трудовик” тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгының Игенче бүлекчәсендә үлән оны әзерләү оешканлык белән башланды. Бу максатка 142 гектарлы күпьеллык үлән участогы файдаланыла. М. Ризатдинов КСК-100 чапкычы белән уруда зур тырышлык куя. Массаны Т-40 тракторы белән Д. Шакиров ташый һәм АВМ-0,65 агрегатының өзлексез эшләвен тәэмин итә. Оператор Ф. Вәлиев, аның янында эшләүче Тойгелде сигезьеллык мәктәбе укучылары Г. Садыйков һәм Р. Вәлиәхмәтов та үз вазыйфаларын намус белән башкаралар. Үлән оны ясау өчен кыргый үләннәр хәзерләүдә шефларыбыз “Сельхозэнерго” берләшмәсе коллективы ярдәмгә килде.

Ф. Сабирова

Фото – «Мөслим-информ»

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев