Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
25 май. Уңган механизаторлар.
Район басулары яшел хәтфәгә төренеп бара. Уңайлы һава шартларыннан соң игеннәр тигез тишелде. Хәзер чәчүлекләрне карау көн кадагы булып тора. Бу юнәлештә “Авангард” колхозы механизаторлары да эшне уңышлы алып баралар. 2250 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар чәчүлекләрендә, 53 гектарлы азык чөгендере җирендә шытымнар чыкканнан соң тырмалау үткәрелде. Механизаторлар Михаил Иванов һәм Факил Галимуллин 770-685 гектарда эш башкардылар. Алар көнлек норманы 220-180 процентка үтәп бардылар. 28нче профтехучилище курсантлары Р. Зәйниева һәм В. Сабитовның хезмәте дә мактауга лаек. Алар икесе бер тракторда катоклау эшендә катнаштылар һәм көнлек норма үтәлешен 150-160 процентка җиткерделәр.
Ф. Нафиков.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев