Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
20 май Икешәр норма үтәп
Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы тракторчысы Алексей Абдулкаев инде өч ел кукуруз игү буенча механикалаштырылган звенога җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы һәм осталыгы бәрабәренә бу культурадан ел саен тотрыклы уңыш алына. Алексей быел кукурузны 200 гектарда үстерәчәк. Бу көннәрдә басуны чәчү агрегаты иңли. Инде 150 гектардан артык мәйданда орлык күмдерелде. Җитештерүчәнлек югары:
А. Абдулкаев 35әр гектарда чәчү чәчеп, норманы ике мәртәбә арттырып үтәүгә ирешә. Чәчү вакытында һәр гектарга 2 центнер исәбеннән минераль ашлама кертелә.
Д. Хафизов.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев