Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
8 май. Уңышка нигез
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы механизаторлары Җиңү көненә иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Алар моңа техниканы җитештерүчән файдалану, хезмәтне комплекслы оештыру хисабына ирештеләр. Тойгелде бүлекчәсе игенчеләре аеруча яхшы эшләделәр. Биредә 1120 гектарда иртә культуралар алты көндә чәчелде. К-701 тракторчысы Җәүдәт Нуриев үзе генә дә 500 гектарда эш башкарды. Мөдәррис Сабитов һәм Ринат Шәйхетдинов иптәшләр дә нәтиҗәле эшләделәр.
Я. Чинаев, башлангыч партия оешмасы секретаре.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев