Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
17 апрель. Съездга бүләгебез.
“Сельхозхимия”нең район берләшмәсе коллективы үзенә җиткерелгән беренче квартал план-заданиесен уңышлы хәл итте. Биредә комсомол-яшьләрнең дә керткән өлеше зур. Шоферлар Ә. Садыйков, И. Мәүлиев, И. Баһауов, Р. Мәүлиев ВЛКСМның XIX съезды ачылу тантанасын күркәм эшләр белән каршыларга әзерләнәләр. Руль артындагы яшьләрнең һәммәсе дә 60 мең урынына 89950-89000 тонна-километр юл үтеп, айлык планнарны 130ар процентка үтәүгә ирешәләр. Тракторчылар С. Хаҗиев, Ф. Фәттахов, Ф. Вагыйзов, М. Низамов иптәшләр дә үзләренә тапшырылган заданиеләрне арттырып үтиләр.
Ф. Вагыйзова, берләшмәнең комсомол оешмасы секретаре.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев