Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

27 март. Өлгер эшлибез. 

Соңгы көннәрдә техника паркында җанлылык нык көчәйде. Туфрак эшкәртү һәм чәчү, башка авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләүдә көн саен утыз кеше эшли. Техника, саклау урыннарыннан алынып, көйләү мәйданчыклары аша үткәрелде. Быелгы кыр эшләрендә биш чәчкеч, унөч тырма һәм җиде культиватор агрегаты катнашачак. Чәчүлек орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү техникасы да ышанычлы итеп ремонтланды һәм көйләнде. Чәчүлек орлык әзерләү звенолары да җитештерүчән эшли. Хәзер моның белән 12 кеше шөгыльләнә.

Х. Латыйпов, “Правда” колхозының баш агрономы.

Фото – Мөслим-информ 
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев