Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
25 февраль. Савым югары.
СССР төзелүнең 60 еллыгын лаеклы каршы алу өчен удар хезмәт вахтасына басып эшлибез. Түреш фермасы буенча һәр сыердан көнлек савым 7,1 килограмм тәшкил итүе моның ачык мисалы. Мин узган ел һәр сыердан 2900 килограмм сөт алуга ирештем. Быел өчмеңчеләр сафына басарга уйлыйм. Хәзер һәр сыердан 9,1 килограмм сөт савам.
Г. Хәсәншина, Куйбышев исемендәге колхоз савымчысы.
Фото – Мөслим-информ.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев