Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

23 февраль. Җитештерүчәнлек арта. 

Майсызландырылган коры сөт заводы коллективы унберенче бишьеллыкның беренче елын уңышлы төгәлләде. Продукцияне реализацияләү планы, мәсәлән, 100 процентка, май, сөт алыштыргыч, майсызландырылган һәм башка продуктлар җитештерү планнары 103-110 процентка үтәлде. Хезмәт җитештерүчәнлеге 1980 ел белән чагыштырганда 1 процентка артты. Коллектив КПССның XXVI съездының бер еллыгын лаеклы каршылау өчен көрәшне киң җәелдерде. Нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге январь аенда 7,3 процентка күтәрелде, планнар күпчелек төр буенча арттырып үтәлде. 

Ә. Абдуллина.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев