Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

20 февраль. Оешканлык белән.

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны колхоз белән төзелгән договор нигезендә алып барабыз. Гражданнар бу тәртипне хуплап каршы алдылар. Алар һәр сыер башына – 300, ә тана сыерлылардан 150 килограмм сөт сатарга булдылар. Колхоз исә һәр центнер продуктка шул кадәр үк бодай бирәчәк, тупас азык һәм көтүлек белән тәэмин итәчәк. Бу мөһим эшкә барлык депутатлар һәм активлар да тартылды. Узган елларда да актив катнашкан Әмирҗан Җәмилов, пенсионер Тимофей Ермолаев, Аграфина Пискунова, Меркурий Михайлов, Исәнбай Ремеев иптәшләр быел да дәүләткә сөт тапшыруны беренчеләрдән булып башладылар. Бүгенгә 13 центнердан артык сөт җыйналды. 

О. Тазова, Яңа Усы авыл советы башкарма комитеты секретаре.

Фото – Мөслим-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев