Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
14 гыйнвар. Үсеш югары булды.
“Правда” колхозының Шәйхелгыйлем Гарифуллин җитәкчелегендәге Әлмәт фермасы терлекчеләре унберенче бишьеллыкның беренче елында әйбәт күрсәткечләргә ирештеләр. Юнәлешле тәрбиядәге таналарны караучылар Дамира Гарифуллина, Гөлүсә Ихсанова узган ел көнлек үсешне 555 граммга җиткерделәр. Финәрә Шәвәлиева һәм Зөбәрҗәт Зарипова пландагы 250 урынына 310 центнер тулаем үсеш алдылар. Башка терлекчеләребез дә күрсәткечләрен яхшырту өчен зур тырышлык куялар, алдынгылар тәҗрибәсен эшкә җигәләр.
М .Шәйхәйдәров.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев