Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
2 декабрь.
Солдатлар кайткач авылга Соңгы вакытларда Әмәкәй авылы культура йортында төрле кичәләр, очрашулар аеруча еш үткәрелә. Аларны оештыруда комсомол комитеты зур инициатива күрсәтә. Шушы көннәрдә илебез Хәрби Көчләрендә хезмәт итү срогын тутырып кайткан солдатлар белән очрашу узды. Көчле алкышлар астында бертуган Фәрит һәм Фәнис Муллагалиевлар, Мәгъфүрҗан Баязитов чәчәкләр куелган өстәл артына үтәләр. Сәхнәдән егетләргә багышланган җыр агыла. “Правда” колхозы комсомол оешмасы секретаре Г. Гарифуллин сүз ала. Сәхнәгә кабаттан үзешчәннәр чыга. Кичә тәмамлангач, фойеда төрле уеннар дәвам итте.
Ф. Сафин.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев