Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
1978 ел 27 май. Басулар чиста булсын
Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасында быел чәчүлекләрне чүп үләннәреннән арындыруга ныклы игътибар бирелә. Барлык басуларда да туңга сөрелгән җирләрне икешәр мәртәбә тырмаладык. Тирән буразналы участокларны Т-74 тракторыннан һәм бер культиватордан торган махсус агрегат белән тигезләдек. Анда республикабызның атказанган механизаторы Мирза Мостафин эшләде. Чүп үләннәренә каршы көрәштә чәчүне тиз башкару, үсентеләрнең тигез тишелеп чыгуы зур роль уйный.
Д.Хафизов, бригадир.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев