Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана
2 февраль. Безнең фельдшер
Ташлыяр авылы медпункты фельдшеры Люция Фәррахова турында минем сүзем. Күптәннән эшли ул. Тәҗрибәсе зур. Эш сәгате белән дә исәпләшми безнең Люция. Бер карыйсың, ул авыруларга укол ясый, икенче карыйсың, инде авыл буенча йорттан йортка кереп, дәвалап йөри. Буран-яңгыр булсын, төн уртасы булсын, Люция чакырган җиргә вакытында килеп җитә, тиешле ярдәмне күрсәтә. Аны күрше Атлас авылында да бик яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Менә шундый уңган, кайгыртучан кеше безнең фельдшерыбыз Люция.
Ф.Закирова, укытучы.
.Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев