Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана

28 гыйнвар. Депутат отчет куйды

Күптән түгел 57 номерлы Тугаш сайлау участогы сайлаучылары район Советы депутаты – прокурор Н. Зайцев белән очраштылар. Иптәш

Н. Зайцев авыл хезмәтчәннәрен юбилей елында районыбыз яулаган уңышлар, социалистик йөкләмәләрнең, план-заданиеләрнең үтәлеше белән таныштырды. Колхозда хезмәт дисциплинасын саклау мәсьәләсе, балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның бурычлары турында сөйләде. Аннары ул Тугаш авылы сайлаучылары биргән наказларның ничек үтәлешен аңлатты.

Г. Сәлимова,Түбән табын авыл Советы секретаре.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев