Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
16 ноябрь. Яшь хезмәткәр булдыра
“Правда” колхозының игенчеләр сафы ел саен яшь көчләр исәбенә тулылана бара. Рафаэль Шаринның да хәрби хезмәттән кайтып эшли башлавына әле күп вакыт узмады. Ул инде үзенең фидакарьлеге белән танылып та өлгерде. Рафаэль язгы кыр эшләре, терлек азыгы туплау, көзге чәчү өчен туфрак әзерләү кампанияләрендә үрнәк булырлык хезмәт куйды. Бүгенге көндә ул җирләрне ашлауда катнаша. Төягечтә эшләп, черемә ташучы тракторларның даими хәрәкәтләнүен тәэмин итә.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев