Бу көнне Мөслимдә!
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

17 октябрь. Уңдык сатучылардан

“Микрорайоныбызда яңа кибет ачылу бер сөенеч иде. Ә анда эшләүче сатучыларның уңганлыгы, әйбәтлеге икеләтә сөенеч булды”. Бу сүзләрне поселогыбызның коры сөт заводы очында яшәүчеләрдән еш ишетергә була. Кибет мөдире Зөләйрә Рәшитова һәм сатучы Гөлүсә Вагыйзова ышаныч һәм өметне акладылар. Кибет эш сәгатьләрендә даими ачык тора. Һәрнәрсә үз тәртибе белән тезелгән, бәяләре язып куелган. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип. Сатучыларыбызның ачык йөзе, ягымлы мөгаләмәсе кибеткә тагын да нур өсти.

З. Гатауллина, Мөслим поселогы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев