Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Тәсбих мәрҗәне – дисбе

Күбебезнең әби-бабалары хәләл хезмәт белән көн күрүче җир кешеләре булган. Шунлыктан әбекәйләрнең сандыгында асылташлы бизәнү әйберләрен табу кыен. Сакланганнарын да музейларда гына күрәбез.

Ә менә бик тирәнгә яшерелгән изге хисләр белән бәйле, шул ук вакытта һәр мөселманда диярлек сакланган бер кадерле нәрсә бар. Ул – дисбе.

Дисбе дөньяда таралган барлык дин тотучыларда, төрле ритуал башкаручыларда укылган догаларның исәбен алып бару, игътибарны туплау, ритм бирү өчен кулланыла. Брояница, вервица, джапа-мала, розарий, шапле, четки, змейка (думки) һ.б. – дисбеләрнең төрле телләрдәге атамалары. Шул мәгънәне аңлатучы “сөбха”, “тәсбих”, “мисбах” сүзләре безгә гарәп теленнән кергән. Алар бер-берсеннән төймә (төен) саны һәм  аларның тезелү рәвеше белән аерыла.
Дисбеләрнең б.э.к. II гасырда ук Һиндстанда кулланылуы мәгълүм. Европа территориясенә аны Александр Македонский алып керә. 
Баланлыдан Тәслимә Корбанова әбисеннән калган дисбене кадерләп саклый. Үзенчәлекле формадагы төймәләренә карап, балыкның умыртка сөягеннән ясалганын тиз генә аңлап та булмый. Вәрәшбаш авылында яшәүче Тәзкирә апа Низамовада үзе баудан, усак агачыннан эшләгән тәсбихләр бар. Баланлы авылыннан Илһамия Гәрәева хөрмә төшләреннән дисбе тезә. Аңа бу шөгылендә балалары ярдәм итә. 
Безнең якларда Мәрьям ана гөле орлыгыннан тезелгән дисбеләр аеруча кадерле. Мондый тәсбих әбиемдә дә бар иде. Аның төймәләрен ул “Мәрьям ана күз яше” дип йөртте. 

 Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев