Челтәр бизәк
Йорт-җирне, кием-салымны сәнгатьчә нәфис челтәр белән бизәү сәнгате әле дә яши.
Яшь кәләшләр бирнәсендә кулдан бәйләнгән челтәр бизәкле сөлгеләр, эчке күрмәкләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар, кашага, җәймә, алъяпкыч кырларын, самавыр, мендәр япмаларын очратырга мөмкин булган. Мондый бирнә бүләген кулдан кулга күчереп йөртеп, сокланып караганнар. Челтәр бәйли белгән кәләшнең уңганлыгына, сабырлыгына зур бәя бирелгән. Кием-салымны, йорт-җирне челтәр белән бизәү авыр тормышка бәйрәм төсмерләре өстәгән, кәефне күтәргән.
Челтәр бәйләү гамәли-бизәлеш сәнгатенең бер төре булып тора. Ул кулдан яки машина белән җепләрне үзара катнаштырып үрелә. Челтәр бизәкләр ярдәмендә бик матур һәм нәфис итеп уникаль текстиль эшләнмәләр ясарга була.
Россиядә челтәр үрү сәнгате XVII гасырда таралыш ала. XVIII-XIX йөзләрдә ул югары үсешкә ирешә. Ул вакытта челтәрне махсус агач таякчыклар – җиякләр ярдәмендә үргәннәр. Мондый алым белән челтәр бәйләү XIX йөздә Казан губернасының Лаеш һәм Мамадыш өязләрендәге Нырты, Балык Бистәсе, Каймар, Анатыш, Полянка, Троицк-Урай, Горица һ.б. торак пунктларда халык нәфис кәсепчелеге рәвешендә үсә. Казан губернасы осталары үргән челтәрләр Мәскәүдә, Европа илләрендә үткән халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелә, бүләкләр ала. Борынгы челтәр үрнәкләре Санкт-Петербургтагы Рус музеенда һәм Россия халыклары этнографиясе музеенда, Мәскәүдәге Бөтенроссия гамәли-бизәлеш сәнгате музеенда, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музейларында саклана.
ХХ йөз уртасына таба, челтәр эшләнмәләргә ихтыяҗ кимү сәбәпле, бу төр кәсеп бөтенләй диярлек юкка чыгу дәрәҗәсенә җитә. Аны әкренләп үзешчән сәнгать төре буларак макраме, ыргак, энә белән бәйләү техникасы алыштыра. Хәзер исә челтәрне фабрикаларда күпләп җитештерәләр. Җияк белән челтәр бәйләүчеләр бик аз. Халык арасында челтәр бәйләү кәсеп буларак түгел, хобби халәтендә яши. Шулай да борынгы челтәр бәйләү сәнгатенә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының гамәли-бизәлеш сәнгате кафедрасында әле һаман да өйрәнергә була.
Безнең җирлектә җияк белән челтәр үрүчеләр булмаса да, ыргак, бәйләм энәсе, макраме ысулы белән челтәр бәйләүче кешеләр бар. Алтын куллы гүзәл затларыбыз элек нәфис челтәр белән карават япмаларын, бишекләрне, кашага-түрләмәләрне бизәгән.
Баек авылыннан Нәҗибә Сәхипова үзенә, туганнарына тәрәзә челтәрләре бәйләп биргән. Кияүгә чыгучы кызлар элек аннан челтәр якалар бәйләвен сорап килгәннәр. Үзе исән булмаса да, Нәҗибә апа бәйләгән чуклы шәлләр, челтәр бизәкле башмакларга бүген дә сокланмаган кеше юк. Хәтта челтәрләп читек тә бәйләгән булган. Табанын күннән эшләгән.
Районыбызның челтәр бәйләү остасы Люция Нуртдинова Мәлләтамак авылында яши. Аның искиткеч зәвык белән эшләнгән челтәр бизәкләре тәрәзә пәрдәләрен, карават япмаларын, тастымал, мендәр башларын бизи. Самавыры да челтәр япма астында. “Унлы” кәтүк җебеннән кечкенә ыргак белән карават җәймәсенә кадәр бәйләгән Люция апа!
Вәрәшбашта гомер итүче Тәзкирә апа Низамиева да кул эшләренә бик оста. Ул челтәрләп кофталар да бәйли. Яшь чагында әзерләгән самавыр япмасын, тәрәзә челтәрләрен, челтәр бизәкле тастымалларын хәзер дә кадерләп саклый. Карават өстенә ябарга әллә нинди шәп материалллардан эшләнгән япмалар бар хәзер. Шулай да чигүле карават япмасының очына бәйләгән челтәр бизәкләрдән яшьлек дәрте, яшәү матурлыгы һаман да бөркелеп тора. Соңгы елларда башкарылган иң зур кул эше – иске киемнәрне сүтеп, челтәрләп бәйләнгән квадрат кисәкләреннән тоташтырып эшләнгән карават җәймәләре.
– Бик тотымлы һәм матур килеп чыкты ул. Хәзер дә яратып җәям мин аларны, – диде Тәзкирә апа.
Хәзер кибетләрдә товарның ниндие генә юк. Кул эше тотам, дигән кешегә эш коралларының да, чималның да төрлесен табарга, фантазияне әллә ни эшкә җикмичә, әзер калыплар белән белән матур-матур әйберләр ясарга була. Шулай да һәр җөенә күз нурлары түгелгән, күңел җылысы, матур уй-хыяллар салынган кул эшләре игътибарны җәлеп итә, уңай хисләр тудыра, иҗат дәрте кабыза, күңелне үстерә. Онытылып баручы һөнәрләрне югалтмыйча саклый алсак иде.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев