Бүрек – адәмгә күрек
“Әбием сандыгыннан” рубрикасында хатын-кызлар куллана торган бизәнү әйберләре, кием, интерьер элементлары турында сөйләштек. Хәзер исә ир-ат киемнәре белән бәйле темаларны да ачарга тырышырбыз
Җылы баш киеме буларак, бүрек бездә бик киң таралган. Бүрек, башлыча, ир-атның кышкы баш киеме санала. Төрки телләрдә “бүрек” “эшләпә, каплау, бөркәү, ябу, капкач” мәгънәсенә ия.Эшләнгән материалы, тегелеше буенча бүрекләр гаҗәеп күптөрле.Борынгы заманнарда бүрекләр хайван, җәнлек тиресеннән очлы һәм биек итеп тегелгән. “Татар энциклопедиясе”ндә, “Тартарика. Этнография” китапларында XIX йөз башына кадәр татарларның зур колакчынлы, биек очлы, маңгайлы һәм арты итәкләнгән бүрек киюләре әйтелә.
Ш.Мәрҗани һәм кайбер башка авторлар да язмаларында шуны раслый. Мондый башлыклар башка төрки халыкларда, Урта гасырларда Көнчыгыш Европада киң тарала. Кирәчле (каркаслы) такыя бүрекләрне хатын-кызлар да кигән. Аның кырыйларына тәңкәләр беркеткәннәр, асылташлар куйганнар, очын челтәрләр белән бизәгәннәр.
Еллар үтү белән йомры түбәле (“мескен бүрек”, “тәвәккәл бүрек”), мех кырпулы (“кырма/кырпу бүрек”, “кама бүрек” дип аталучы) колаксыз баш киеме таралыш ала. Аның тышын – караңгы төстәге фабрика тукымасыннан, ә эчен йон, мех белән белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Мондый бүрекнең кырыена кама, кондыз, төлке, кеш, бурсык, чәшке, янут, ондатра, көзән, куян, тиен мехы тотылган. Кыйммәтле тире еш кына бизәү өчен кулланылган. Шуңа күрә “камчат бүрек” төшенчәсе затлы мех белән бизәлгән бүрекләргә карата да кулланылган. Соңрак “бәрхет өсле башлык” дигән мәгънәне йөртә башлаган.
Киң мех белән эшләнгәнен, гадәттә, кондыз мехлы кырпулысын олы яшьтәге баерак татар хатын-кызлары яулык өстеннән кигән. Ул йомшак итеп, зәңгәр, яшел, куе кызыл төстәге бәрхеттән, ефәк эчлек куеп тегелгән.
Затлы бизәнү әйберләреннән бер дә ким түгел! Бүрекнең очына алтын пумалачык та беркеткәннәр. Шуңадырмы, әллә махсус рәвештә эшләнгәнгәме, мондый бүрекләрнең башы бер якка авып торган. XIX йөз уртасыннан башлап, камчат бүрекнең эчен каты итеп, сырып теккәннәр, өске йомры өлешен еш кына мәрҗән, алтын-көмеш җепләр белән чигеп, зәркән аеллар белән бизәгәннәр.
Кызлар бүрекне, зур калфаклар кебек үк, яулыксыз гына кияргә яратканнар. Бу очракта чәч толымнарына тезмә бәйләгәннәр. Мода үзгәреп торган. Мондый баш киемнәре ХХ йөз башына кулланылыштан төшеп калган.
XIX йөз ахыры – XX йөз башында шәһәр кешеләре каракүлдән яки соры бохар илтереннән (бәрән тиресеннән) эшләнгән яссы түбәле “мәскәүский бүрек”, “каракүл бүрек”ләрне яратып кигәннәр.
Дин әһелләре, сәүдәгәрләр һәм зыялылар соры төстәгесенә – “данадар” дип аталганына өстенлек биргән. 10-12 сантиметр биеклектәге яссы түбәле тәбәнәк бүрекләр бүген дә мөселманнар яратып кия торган язгы һәм җәйге баш киеме булып санала.
Касыйм татарлары һәм мишәрләр папаха рәвешле чәрәпинкә бүректән йөргән. Аны “папа бүрек” дип тә йөрткәннәр. Бәрән тиресеннән тегелгән уртача биеклектәге башлык-папахаларны керәшен татарлары да кигән.
Керәшеннәр, мөселманнардан аермалы буларак, чүпрәк өсле малахайдан – арттан, алдан һәм ике яңак турысыннан мех беркетелгән бүректән дә йөргән.
Авыл халкы өчен бүрекне, башлыча, килеп эшләүче осталар теккән. Мамадыш, Лаеш өязләрендә бүрек тегү кәсепчелеге мануфактура рәвешендә үскән. Аларда тегелгән бүрекләрне Минзәлә, Бөгелмә ярминкәләренә дә алып килгәннәр.
Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган. Керәшен татарлары кара һәм соры төстәге эшләпә дә кигәннәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Казан татарларының йоннан баскан ирләр баш киеменең читләре әүвәл тырпаеп тормаган, бәлки өскә таба кайтарылган була. Безнең якларда киң кырлы эшләпәләргә өстенлек биргәннәр.
Эшләпәләрне ак тукымадан да тегеп кигәннәр. Ул “көләпәрә” дип аталган. Оренбург якларында ат кылыннан үрелгән җәйге эшләпәләр популяр булган. Эшләпәне җәй көннәрендә түбәтәй өстеннән дә кигәннәр.
Бар кешедә дә булган, җайлы гына киелә-салына торган көндәлек кием элементы булганга, халыкыбыз үзенең тел бизәкләрендә – мәкаль-әйтемнәрдә, фразеологизмнарда, язучы-шагыйрьләребез әсәрләрендә образ тудыру, хис-тойгылар белдерү чарасы буларак та “бүрек” сүзеннән актив файдалана. Уен-йола фольклорында да аңа урын бар. Мәсәлән, элек яшьләр бүрек уены уйнаганнар. Бу уенда шапкасын югалткан кешенең исеме атала. Туй йолаларында бүрек алып качу – килгән яучылардан бүрек салдыру йоласы булган. Оренбург якларында яшь киленнәр кондыз бүрек киеп су китергәннәр.
Гөлназ Җәлилова
Фото – район мәдәният бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев