Хыяллар акланырга тиеш!
“Бабуля” хәрби кушаматлы Илназның бишенче тапкыр кыска вакытлы ялга кайтуы
Махсус хәрби операциядә җирлектән бик күп батыр ир-егетләребез катнаша. Алар арасында Игенче авылы егете Илназ Ситдыйков та бар. Илназга – 32 яшь. Махсус хәрби операциягә ул, мобилизацияләнеп, 2022 елның октябрендә китә.
– Мин үземне алып китәрләр, махсус хәрби операциядә катнашырмын дип һич тә башыма китермәгән идем. Документларны гына тикшерәбез дип, авыл җирлегенә чакырып алганнар иде, менә өч ел үтте инде, һаман документларны тикшерәләр, – дип елмая Илназ.
Илназ туган авылында ферма булдырып, күпләп мал тоткан. Тормыш иптәше белән сөт, башка төрле продуктларны кибетләрдә реализацияләгән егетнең югалуына мөслимлеләр дә игътибар итте. “Кая китте микән Игенче егете Ситдыйковның сөт өстесе?” дип тинтерәтүче апа-абыйларга тап булганда, үз эшен булдырган егетнең бүген батыр эшләр кылып йөрүен без журналистлар да белмәгәнбез булып чыкты.
Илназ тормыш иптәше Ирина белән ике бала үстерә. Тимурга – 11, кызлары Самирага 8 яшь. Әтиләренең кайтуын балалары зарыгып көтә. Мөмкинлек булганда, хәбәрләшеп торырга тырышалар.
– Район хакимияте ярдәме белән спутник антенна алып бирделәр. Ул булгач, хәбәргә чыгу күпкә җиңелрәк. Якыннарың белән элемтәдә тору, аларның җылы сүзен ишетү йөрәккә дәрт бирә, кулларга көч өсти. Хәрби хезмәтне Ставрополь шәһәрендә Хәрби-һава көчләрендә үткәндә мондый мәхшәрләрдә катнашырбыз дип уйламаган идем. Дөнья булгач, бөтенесе дә була икән. Ләкин безне ышаныч яшәтә. Алдагы көннең якты таңнары барыбер безнеке булачак! Җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын! Көткән җирдә өмет бар, – диде Илназ.
Илназ – һөнәре буенча электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы. Сарман аграр көллиятендә шушы юнәлештә белем алган егет махсус хәрби операциядә бүлек командиры вазыйфаларын башкара.
– Туган җирдән килгән күчтәнәчләрдән дә кадерлесе юктыр анда. Балаларның изге теләк теләп язган хатларын да көтеп алабыз. Беркатлы, риясыз, гаҗәеп җылылык белән язылган өчпочмаклы солдат хатларында безгә ышаныч, җиңеп кайтуыбызга өмет тә чагыла. Без ул өметләрне, балаларның якты хыялларын акларга тиеш, – ди Илназ.
Фото – И. Ситдыйковның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев