Утны-суны кичкән Руслан
Махсус хәрби операция ветераннары “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында катнашты
Чемпионатта ярышкан 15 татарстанлы арасында райондашыбыз Руслан Харрасов та бар. Руслан “Фотограф” компетенциясендә беренче урынны яулады.
– Мәскәүдә узган “Абилимпикс” һөнәри осталык милли чемпионаты 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Масштаблы чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән килгән 1 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Катнашучылар 50 һөнәри юнәлештә ярышты: инженерлык конструкцияләре төзеде, пилотсыз очкычлар белән идарә итте, эретеп ябыштыру эшләрен башкарды, кулинария осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте. Меңнән артык кеше арасында җиңүчеләр рәтендә булуым белән чиксез горурланам! – ди Руслан.
Руслан өч ел элек югары хәрби уку йортын тәмамлап, гаилә корып, сөйгәне белән Владивосток шәһәренә китә. Егетне шәһәрдән 300 километр ераклыктагы хәрби өйрәнүләр мәйданчыгына җибәрәләр. Бер айдан махсус хәрби операция зонасына озаталар.
– Фаҗига булыр алдыннан якыннарыма шалтыратып, 30 октябрь көнне һөҗүмгә күчүебез турында хәбәр иттем. Тик без уйлаганча гына килеп чыкмады. Мин идарә иткән танкка дошман ракетасы тиеп, техниканы ялкын, ут камап алды. Мин берникадәр вакытка аңымны җуйганмын. Күзләремне ачкач, башка килгән беренче уй: бу мәхшәрдән ничек чыгарга? Мине капкында тоткан тимер капкачны – танк люгын ничек ачарга? Ничек чыкканымны хәтерләмим, илаһи көчләр булышкандыр, – дип, ул вакытны куркыныч төш сыман искә ала Руслан.
Беренче ярдәмне Русланга җирле госпитальдә күрсәтәләр. Соңрак райондашыбыз Донецк, Ростов госпитальләрендә дәвалана.
– Оныгымның һәр уңышына сөенеп, аның белән горурланып яшим. Эчкерсез, саф күңелле, бигрәк сөйкемле, чибәр егет иде. Әллә күзләр тиде, әллә Аллаһы Тәгаләнең сынавы булды – Русланыбыз шундый фаҗигагә тарыды. Хәбәргә чыкмаганнан соң оныгымны эзләүләрем!.. Кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем! Барыбер эзләп таптым! Җир тишегеннән булса да табар идем үзен! Шул вакытта безнең гаиләгә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтем чиксез! Русланны С. Киров исемендәге Санкт-Петербург хәрби медицина академиясенең пластик хирургия клиникасына озаттылар. Оныгым ике айга якын ясалма комада булды. Тәне бик нык пешкән иде. Яшь организм барысын да җиңә алды. Инде, шөкер, Русланыбыз бүген үз аякларында йөри, – ди Русланның әбисе Флүрә Харрасова.
Русланга күп тапкырлар пычак астына ятарга туры килә, аңа бер-бер артлы берничә операция ясыйлар.
– Алты айдан соң гына аякларыма баса алдым. 2023 елның Җиңү бәйрәме алдыннан туган ягым Мөслимгә кайту насыйп булды. Хәрбиләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әле дә дәвалану алам. Минем бөтен теләгем – дөнья, илләр тыныч булсын! Һәр кешегә үзе төзегән тормышның рәхәтен тоеп, сәламәтлеккә туенып яшәргә язсын! – ди Руслан.
Фото – Р. Харрасовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев