Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Утны, суны кичкән егет ул

Метрәй егете Алмаз Минһаҗев махсус хәрби операциядән ялга кайтты.

25 августта Метрәй авылында зур бәйрәм үтте. Бу көнне Метрәй егете Алмаз Минһаҗев махсус хәрби операциядән ялга кайтты. Алмаз Мирзанур паркына кергәндә егет үзе дә, авылдашлар да дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. 
Алмаз Минһаҗев – гади авыл малае. Метрәйлеләр аны тыныч, сабыр һәм бик тыйнак егет буларак белә һәм хөрмәт итә. Үзе хакында: “Утны-суны кичкән егет ул,” – дип әйтерләр дип Алмазның уена да килмәгәндер. Бүген ул алгы сызыкта хәрби операциядә катнашучыларның исәнлеге өчен көрәшә.
Өлешчә мобилизация башлангач, махсус хәрби операциягә чакыруны Алмаз бик тыныч кабул итә. Әнисе Гөлназ бу хәбәрне башта авыр кабул итсә дә, бүген улының илебезне яклавы белән горурлануы хакында әйтә.
– Башта шок хәлендә калдым. Алмаз мин эштә вакытта шалтыратып, мобилизацияләнәчәге турында әйтте. Аңа авыр булмасын дип качып елаган чакларым да булды. Повестканы шимбә көнне алдык, дүшәмбе Алмазны Казанга озаттык. “Әни, борчылма, мин анда барырга тиеш. Барысы да яхшы булачак,” – диде. Аның сүзләре миндә ышаныч уятты, – ди ана.
Егетләр Казанда хәрби әзерлек уза. Биредә Алмаз беренче ярдәм күрсәтү ысулларын, саклану алымнарына өйрәнә. Әзерлек вакытында әнисе, туганнары килү күңеленә тынычлык бирә. 18 декабрьдә егетләр махсус хәрби операциягә кузгала.
– Махсус хәрби операция зонасына барырга әзерләнгәндә үк безгә йөкләнгән җаваплылыкны яхшы аңладык. Өйдән, әти-әни яныннан китү рәхәт түгел, әлбәттә, ләкин илебезне, туган-җиребезне саклау өчен чакырылганбыз икән, димәк без кирәк, дигән уй-хисләр белән юлга кузгалдык, – ди Алмаз.
Юлда барганда да, аннан соң да Алмаз, еш булмаса да, әнисенә кыска хәбәрләр җибәреп тора. Баштарак бик борчылса да, хәбәрләр килеп торгач, Гөлназ берникадәр тынычлана. 
Махсус хәрби операция зонасында егетләр башта бер өйдә яши. Юыну өчен мунчасын да ремонтлап куялар. Эчәргә яраклы чиста су мәсьәләсе генә берникадәр кыенлык тудыра: юынырга яраса да, эчәргә яраксыз. Суны читтән китерәләр. 
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күчтәнәчләр илтү турындагы хәбәрне анда катнашучыларның якыннары гына түгел, райондашлар да хуплый. Ярдәм оештыручы Рүзәл Минһаҗев егетләр янына эзен суытмый.
– Алмазның кайда икәнен белеп, аларга кирәкле әйберләрне туплауда авылдашлар да ярдәм итте. Йөзләгән банка тушенка, башка төр продукция китерделәр, кем ничек булдыра – шулай ярдәм итте, – ди Гөлназ. – Авылдашларга, райондашларга, район җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Рүзәл Минһаҗев ярдәм илтергә барганда ук: “Алмазны тапмыйча кайтмыйбыз”, – дигән иде. Шөкер, беренче барганда ук улымны табып, күчтәнәчләрне тапшырып кайтты. Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен, исән-сау йөрсеннәр! 
– Азнакай, Сарман, Актаныш районнарыннан җыелган якташлар белән бергә хезмәт итәбез. Барыбыз да Татарстаннан булгач, якташлар дип сөйләшәбез. Без яралыларны хәрби зонадан госпитальгә илтәбез, шуңа алгы сызыкта да йөрергә туры килә. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтәбез. Блиндажда яшибез. Ашарга җитә, ярдәм дә килеп тора. Суны алып кайтабыз. Көннәрне саныйм инде, без килүгә хезмәттәшләребез ялга кайтып китә, – ди Алмаз.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - А. Минһаҗевның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев