Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Утны кичкән егет

Танкка ут кабу сәбәпле, пешеп, ике ай комада яткан Руслан бүген икенче югары белем ала.

Руслан Харрасов турындагы язманы газета укучылар хәтерлидер. Югары хәрби уку йортын тәмамлаган, яңа гына гаилә корган чибәр егетне сөйгәне белән Владивосток шәһәренә озаткан идек. Бер елдан аз гына күбрәк вакыт узган. Шушы вакыт эчендә Руслан тормышында шактый вакыйгалар булды.
Әфган сугышы ветераны Ринат Харрасовның оныгы Руслан. Владивостокка хезмәт итәргә киткән егетне шәһәрдән 300 километр ераклыктагы хәрби өйрәнүләр мәйданчыгына җибәрәләр. Бер айдан махсус хәрби операция зонасына озаталар. Руслан взвод командиры итеп билгеләнә. Өч танк һәм аларның өчәр кешедән торган экипажлары өчен җаваплы була яшь офицер. Кул астындагы кырык яшьлек ир-атлар аны, яратып, “сынок” дип йөртә...
Сирәк кенә шалтыратуларның берсендә Руслан: “30 октябрь көнне һөҗүмгә күчәбез”, – ди. Шунда ул идарә иткән танкка дошман ракетасы тияр дип кем уйлаган?! Техниканы ут камап ала. Каты бәрелүдән күпмедер вакытка аңын җуйган Руслан күзләрен ачуга бу мәхшәрдән
чыгу юлын эзли башлый. Люкны ничек ачып чыкканын хәтерләми, нигә атмаганнарын да аңлата алмый. Киеме янган хәлдә чишенә-чишенә йөгерә ул: бите, куллары, аяклары, тәне күмерләнә. Үзебезнекеләр янына кайтып җиткәндә аңын югалта.  Җирле госпитальдә аңа беренче ярдәм күрсәтелә, аннан соң Донецк, Ростов госпитальләрендә дәвалана. Егетне Санкт-Петербург хәрби медицина академиясе С.М. Киров исемендәге пластик хирургия клиникасына озаталар. Руслан ике айга якын ясалма комада була.
Өйдәгеләр бу хәлләрне соңыннан гына белә. Сугышка керер алдыннан Руслан дусты Артемга сөйгәне Алинәнең телефон номерын бирә.
Фаҗигадән соң Артем Алинәгә Русланның танкта януын хәбәр итә.
Аңына килгәннән соң, Русланга бер-бер артлы берничә операция ясыйлар. Тәненең янмый калган бердәнбер өлеше – күкрәк турысындагы тирене алып, пешкән урыннарга имплант итеп файдаланалар. Русланның якыннары айлар дәвамында, бер-берсен атна саен алыштырып, хастаханәдә кизү тора. Бер минутка да үзен генә калдырмыйлар, калактан ашаталар, эчертәләр, кирәк-яракларны алып торалар. Табибларның тырышлыгы, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән Руслан аякка баса, өр-яңадан йөрергә өйрәнә. Гаиләне сөендереп, 9 май алдыннан Руслан Мөслимгә кайта!
Руслан бүген дә хәрбиләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Бик нык пешкән булса да, яшь организм бирешми, авырлыкларны акрынлап җиңеп бара. Кешегә ялынмаска, төшенкелеккә бирелмәскә, дигән максат куйган егет спорт белән шөгыльләнә башлый, икенче югары белем алу турында хыяллана. Үзлегеннән әзерләнеп, өч фәннән имтихан тапшырып, Россия дәүләт юстиция университетына читтән торып укырга керә.

– Фаҗиганең беренче көннәреннән үк ярдәмгә ашыккан район җитәкчелегенә, матди ярдәм күрсәткән “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка, район халкына, мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләренә, әфган сугышы ветераннары оешмасына, безне якын күргән туганнарга, дусларга, ярдәм кулын сузган һәркемгә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Махсус хәрби операциядә һәлак булган балаларның әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Бүгенге көндә хәрби операциядә булган егетләр исән-имин җиңеп кайтсыннар иде, – ди Русланның әбисе Флүрә Харрасова.

Наилә Сәлахова

Фото - Руслан Харрасовның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев