Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Безнең геройлар

Тыйнак батыр

Гамил Шакирьянов – мобилизация башлангач махсус операциягә озатылган райондашларыбызның берсе. Олы Чакмак авылы егетен без 2022 нче елның 27 октябрендә “Мөслим йөрәге” скверыннан озаттык.

Тыйнаклыгы, аз сүзле һәм оялчан булуы белән истә калган иде. Гамил чираттагы кыска вакытлы ялга туган авылы Олы Чакмака кайтты.

– Махсус хәрби операция башлангач, өченче мәртәбә ялга кайтуым. Сагындыра, әлбәттә. Туганнарымны, әниемне сагынам. Сагыну хисе булган җанда гына йөрәк ярсып-ярсып тибә аладыр ул! Повестканы эштән китәргә гариза язып йөргән вакытта кулга тапшырдылар, – дип сөйләде Гамил.

Ул вакытта Гамилнең “Агромастер” җитештерү компаниясендә, буяу цехында эшләгән вакыты була. Яр Чаллы шәһәренең техник колледжында техник-программист һөнәрен үзләштергән егетнең компьютер программаларын су кебек эчүе турында сөйләп тору артык булыр. Армия хезмәтен ул 2016-2017 елларда Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад шәһәрендә уза. Ракета гаскәрләрендә – ул вакытта Мөслим районының шефлыгында булган частьта хәрби хезмәт узган егет төгәл биш елдан илдә ниләр буласын күз алдына да китермәгәндер.

– МХО дуслыкны, чыдамлыкны, егетлекне сыный торган яу мәйданы булды. Ачлыктан интегәбез димим, ләкин кыш көне җылы киемнәргә кытлык булгалый. Җылы кием беркайчан да артык түгел анда. Иңгә канат куйган иң зур әйбер – якыннарның ышанычы һәм безнең кайтканны көтүләре, – ди Гамил.

Гамил Шакирьяновка сугышчан дуслары “Шах” дигән хәрби кушамат биргән. Шундый позывной бирүнең сере патшаларга хас зирәклектә булса да, егетнең тыйнаклыгы белән читтә калырга яратуын да күрсәтә. Андыйлар турында тыйнаклыгы белән сөйкемле, диләр.

– Гамил – безнең иң яраткан туганыбыз. Бу афәтләр тизрәк бетсен дә әниләргә улларын исән-сау кочакларына алырга насыйп булсын иде! Солдатларыбыз көннәрен ничек үткәрәләрдер, бәбекәйләрем. Кайвакыт карыннан, бураныннан куркып, өйдән дә чыгарга кыймыйча, тәрәзә аша урамны күзәтәбез. Ә батыр солдатларыбызга ял да юк, бәйрәм дә юк. Аллаһ аларны ярдәменән ташламасын! Кайвакыт җибәргән күчтәнәчләребез, посылкаларыбыз да барып җитмичә юлда югала. Ни генә булса да, өмет яшәтә бит кешене. Өметебез ак канатлы – җиңү таңы тизрәк атсын иде! – диде Мөслимдә гомер итүче Роза Әхмәтҗанова.

Гамил – гаиләдә иң өлкән бала. Ике энесе, әнисе белән элемтәдә торырга тырыша, җай чыгу белән әнигә шалтыратам, ди Гамил.

– Әни өчен баланы читкә җибәрүдән дә җайсыз әйбер юк. Бу очракта бигрәк тә җан өзелә. Һәр көнне: “Балам исән булсын иде, сакла, якла, Аллаһым. Йөргән юлларын сикәлтәсез ит!” дип теләк телим. Аналарның теләге кабул була бит ул. Газизләребез җылы язларны туган җирләрендә, имин күк йөзе астында каршы алсын иде! – ди Гамилнең әнисе Гүзәл.

Гамилнең кайтканына санаулы гына көн үтсә дә, ул инде иптәшләрен сагына. “Без анда бер-беребезгә терәк, һәммәбез үз урынында кирәк”, – ди Гамил.

– Качып ята торган, кемгәдер аркаланып ятарлык вакыт түгел. Бердәмлектә сыналган, дуслык белән көчле булган егетләр без! Заман шаукымы дип торып булмый, бүген һәр минут кадерле. Кемгәдер без диңгездәге йомычка гынадыр, ә кемгәдер без зур бер галәм. Безне өйдә көтүчеләр, изге теләкләрдән, догалардан калдырмаучы әниләребез, әбиләребез бар! – диде батыр егет.

Лилия Шәймиева фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев