Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

“Саубуллаша да алмадык”

Мөслимнән беренче булып киткән алты хәрби Казан шәһәрендә укуларда булды.

“Бүгенгедәй истә: военкоматтан шалтыратып: “Улыгыз Илнарны махсус хәрби операциягә алып китәләр. 2 сәгать эчендә юлга әзер булсын”, – диделәр. Илнар Яр Чаллыда иде. Мөслимнән махсус хәрби операциягә китүчеләр автобусы Яр Чаллы аша үткәндә, Илнар, сумкаларын тотып, тукталышта автобусны көтте. Чакыруны да шунда гына тапшырдылар. Шулай итеп, 2022нче елның 22 сентябрендә улыбызны махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Без аның белән күрешә дә, саубуллаша да алмадык,” – дип искә ала Илнарның әтисе Радик Деникаев.

Илнар – Фәнзирә һәм Радик Деникаевларның дүрт баласы арасында иң олысы. Кечкенәдән үк: “Хәрби булачакмын!” – дип хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисенә: “Хәрби училищега укырга керәм яки армия сафларына китәм. Сайлагыз!” – дип, ультиматум куйган. 
– Ул вакытта армиядә ике ел хезмәт итәсе иде. Улымнан башка тора алмам, дип, хәрби училищеда укырга рөхсәт бирдем. Казан югары артиллерия командирлары училищесында 5 ел укып, улыбыз лейтенант исемен алды, – ди Илнарның әнисе Фәнзирә апа.
Училищены тәмамлау белән Илнарны иптәшләре белән Чечняга озаталар. Егетләр 1 ел сугышта була. Туган якка кайтып һушына килгәнче тагын бер ел вакыт үтә. Илнар Яр Чаллыга китеп, эшкә урнаша. 8 ел дәвамында Росгвардияче булып эшләгән егетне узган ел махсус хәрби операциягә чакыралар.

– Мөслимнән беренче булып киткән алты хәрби Казан шәһәрендә укуларда булды. Бер ай укыганнан соң, егетләрне палаткалы шәһәрчеккә урнаштырдылар. Ноябрь аенда Илнарны иптәшләре белән махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр, – ди Фәнзирә апа.

2023 елның мартында взвод командиры Илнар Деникаев хезмәттәшләре белән махсус хәрби операциянең беренче линиясенә керә. Разведка вакытында егетләр һавада очучы квадрокоптерларны күрә. Шунда егетләргә Украина солдатлары һөҗүм итә. Илнарның взводындагы бер егет авыр тән җәрәхәтләре ала. Егетләр, иптәшләрен алып, окопка качалар. Шулай итеп, алар үзләренең дә, яраланган иптәшләренең дә гомерләрен саклап кала.

Илнар Деникаевның махсус хәрби операциянең беренче линиясендә күрсәткән батырлыгы өчен хәрби часть командиры исеменнән Фәнзирә һәм Радик Деникаевларга Рәхмәт хаты килә. Командир И. Долматов сүзләре буенча, Илнарга өлкән лейтенант исеме дә бирелгән.

2023нче елның 18 маенда Илнар ике атналык ялга кайта. Аның сөйләве буенча, алар взводында 28 егет хезмәт итә. Алар землянкада яши. Шунда йоклыйлар, ашарга пешерәләр, юынырга да уңайлыклар тудырганнар.
Район башлыгы Альберт Хуҗин махсус хәрби операциядән ялга кайткан һәр егет белән күрешергә тырыша, ярдәм итәргә вәгъдә итә.
– Төрле эштә ярдәм сорап район башлыгына мөрәҗәгать иттек. Район җитәкчелеге безгә төзелеш материаллары алырга ярдәм итте, нинди сораулар белән мөрәҗәгать итсәк тә каршы килмәде. Шундый мәшәкатьле һәм авыр вакытта безне игътибарсыз калдырмаганнары өчен зур рәхмәт! – ди Радик абый.

36 яшьлек Илнарны өендә сөекле хатыны Альбина, әти-әнисе, эне-сеңелләре, әбисе һәм туганнары көтә. Һәркайсы хәрби операциядә катнашучыларның исән-сау кайтуын тели. Без дә егетләрнең һәркайсына исәнлек-саулык, хезмәтләрендә җиңеллек һәм яраткан гаиләләре янына тизрәк кайтуларын телибез.

Рәмилә Сәләмова

Фото – Радик Деникаевның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев