Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Районыбыз предприятиеләре үз батырларын онытмый!

Ватанны саклаучылар көне алдыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз – Мөслим егете Илназ Гыйздуллин белән җылы очрашу узды.

"Чаллы икмәге" компаниясе һәм әлеге компаниягә караган "Родные края – Туган як" агрофирмасы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче коллегаларына һәм аларның гаиләләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз – Мөслим егете Илназ Гыйздуллин белән җылы очрашу узды.

Илназ мобилизациягә кадәр районыбызның "Родные края – Туган Як" агрофирмасында намус белән хезмәт итте. Бүген ул – батырлык һәм ныклык үрнәге. Хезмәттәшләренә ярдәм һәм рәхмәт билгесе итеп, "ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ" идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнусов һәм "Родные края – Туган Як" агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров аңа махсус бүләкләр – заманча ноутбук һәм компаниянең продукциясен тапшырдылар.

Районыбыз предприятиеләренең үз хезмәттәшләренә күрсәткән бу игътибары – батыр егетләребезгә чиксез хөрмәт билгесе. Без геройларыбыз белән горурланабыз һәм барысының да исән-сау җиңү белән кайтуларын көтәбез!

Фото – «Татар-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев