Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Безнең геройлар

Музыкант егетләр илне саклый

Махсус хәрби операциядә Мөслимнән 300дән артык егет катнаша

Ватанны сакларга бер гаиләдән берничә кеше киткән очрак-лар да күп. Бертуган Рушан һәм Раушан Салиховлар – шундыйлардан.

– Тормыш иптәшем Илсөяр белән дүрт бала үстердек. Кечкенәсен тәрбиягә алдык. Берсен дә аермадык, барысын да тигез яратып, эшкә өйрәтеп, илебезнең патриотлары итеп тәрбияләдек. Бәлки, шуңа да, махсус хәрби операция башлангач, улларыбыз җиңүгә өлеш кертергә дип, МХОгә китте. Көн дә яхшы хәбәр көтәбез. Рушаныбыз хәрби операциянең үзәгендә кайный. Аның өчен борчылмаган көнебез юк. Аллаһым исән-сау күрешергә насыйп итсен! – ди егетләрнең әниләре Фәридә апа.

Рушан Салихов махсус хәрби операциягә 2025нче елның 28 августында контракт төзеп китә. Чираттагы задание вакытында ул, яраланып, госпитальдә дәваланып чыга.

– Ил өчен авыр вакытта читтә кала алмадым. Бүген иң кайнар ноктада булсам да, контракт төзегәнгә үкенмим. Бармый калсам үкенер идем! Гаиләм – тормыш иптәшем, кечкенә кызым, әти-әнием, абыем, энеләрем бар. Аларның имин тормышта яшәве минем өчен бик мөһим. Әниебез гомер буе сатуда, җәмәгать туклану предприятиесендә эшләсә дә, аның өчен гаилә һәрвакыт беренче урында булды. Әниемнең тәрбияседер, үзем корган гаиләдә дә шундый җылылык тоеп яшим. Һәр балага менә шундый кайгырту тоеп яшәргә насыйп булсын иде! Илемне яклавым, саклавым белән горурланам! Бу хис җиңүгә илтә, – ди Рушан.

Рушанның хәрби кушаматы – Салах. Сугышчан дуслары өчен ышанычлы иптәш ул. Дуслары аны “Отважный татарин” дип йөртә.

Салиховларның өч улы да музыкаль белем алган. Рөстәм саксофонда уйный. Ул 2 ел контракт буенча Мәскәүдә хәрби оркестрда хезмәт иткән. Раушан музыкаль торбада уйный. Райондашыбыз контракт нигезендә бишенче ел Самара өлкәсендә хезмәт итә һәм оркестр белән даими рәвештә махсус хәрби операциягә командировкаларга бара.

– Контракт буенча хәрби хезмәткә баруымны, абыем Рушанның шулай ук контракт төзеп МХОга китүен әти-әниебез бик авыр кабул итте. Туган өйдән еракта, әлбәттә, әнинең ашлары да, туып-үскән йортыбыз да сагындыра. Әти-әни безне илнең патриотлары итеп, гаделлек белән тәрбияләделәр. Башкача без булдыра да алмас идек. Кечкенә энебез Илнар Мөслим урта мәктәбендә укый, татарча көрәш белән шөгыльләнә. Республика ярышларында да катнаша. Яше тулса, тамчы да шикләнмим, ул да контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәр иде. Елга ике мәртәбә делегация белән МХО зонасына барып, егетләрнең күңелен күтәреп кайтабыз. Традиция буенча, Җиңү көне алдыннан да егетләргә бәйрәм оештырдык. Мондый ял минутлары Ватаныбызны саклаучылар өчен аеруча мөһим, – ди Раушан.

Салиховларның каһарман уллары белән горурлану, шул ук вакытта борчылу катыш сагыну хисләре кичерүләре аңлашыла.

– Әти кеше катырак була дисәләр дә, балаларга кагылышлы өлештә йомшаклыкка һәрвакыт урын бар. Улларымның тормышта үз урыннарын табуларына сөенсәм дә, аларның читтә булуларына борчылам. Һәр әти-әнигә балаларының игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын! Дөнья тынычлансын иде, – ди Илсөяр абый.

Салиховларның өч уллары да гаиләле. Тормыш кыйммәтен аңлап, иминлекне тәэмин итеп яшәүләре белән дә үрнәк алар.

– Бүгенге көндә Мөслим районыннан 300дән артык егет МХОдә хезмәт итә, аларның күбесе контракт төзеп китте. Салиховларның уллары –авырлыклар алдында каушап калмый торган батыр егетләр. Алар үҗәт булулары, максатларына ирешүләре белән аерылып торалар, – ди район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов.

Фото – Салиховларның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев