Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

“Кире кайтмасын белеп китте...”

Кайгы җиле Әмәкәй авылы капкасын да шакыды. Авыл халкы махсус хәрби операциядә снайпер булып хезмәт иткән 44 яшьлек ефрейтор Рөстәм Шәйхразиев белән хушлашты. Ул 10 майда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Матәм мәрәсиме

Рөстәмне соңгы юлга озатуда район һәм республика җитәкчелеге катнашты. Алар Рөстәмнең якыннарына юату сүзләре җиткереп, кайгы уртаклаштылар. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов Рөстәмнең якыннарының кайгысын уртаклашып, аның “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итте.

Күренмәс җепләр бәйләде

Рөстәмнең апасы Гөлназ, Рөстәмне озатканда, күңелен нәрсәдер тырнап торганын тоя. Борчылуын сагыну, хушлашу хисләренә бәйләсә дә, туганы җан бирәсе көнне күзенә йокы керми.

– 1998 елда хәрби хезмәткә чакырылгач та, куркып кына озаткан идем энемне. 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәч тә, карусыз юлга кузгалды Рөстәм. Автобус тәрәзәсенә учымны куеп, елый-елый озаттым. Тәрәзә аша да энемнең кулының җылысын тойдым кебек, – ди Гөлназ.

Ярдәмчел иде

– Рөстәм Бакалы районында туып үсте. Әби-бабасы Әмәкәйдә яшәгәнлектән, еш кына авылга кунакка кайта иде. Ул һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел булды. Гаилә коргач, 2016 елда Әмәкәйдән йорт алып, гаиләсе белән авылда яши башладылар. Махсус хәрби операция башлангач, җирлегебездән беренчеләрдән булып Рөстәм китте. Шушы ике ел эчендә ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Икенче тапкыр кайткач, 3 май көнне киткәндә, Мөслимгә кадәр озата бардык. “Барырга кирәк, мине анда егетләр көтә”, – дип саубуллашып китте һәм берничә көннән шушы кайгылы хәбәр килде, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова.

Аерылу авыр шул

Тормыш иптәшен югалту хәсрәте Юлиянең иңнәренә авыр йөк булып яткан. Ике бала белән тол калган хатын ачы күз яшьләренә буылып елый.

– Тормыш иптәшемнең үлеменә һич ышанасы килми. Без танышканда аңа 33 яшь иде. Бер-беребезне әллә кайчан белгән кешеләр кебек очраштык, бер көнгә дә аерыласы килмәде. Тугыз айдан соң никахлаштык. 2014 елда – кызыбыз Ирада, 2015 елда улыбыз Риваль туды. 2017 елда Әмәкәйгә күченеп кайттык. Минем авылда яшисем килде, ә Рөстәм: “Кайтсак, әниләр янына Әмәкәйгә генә кайтабыз. Башка авылга аяк та атламыйм”, – диде. Рөстәмнең әти-әнисе ул вакытта исән иде әле. Хәләлем фермер хуҗалыгына оператор булып урнашты. Үлгәненә ышанасы килми, аерылышу бигрәк ачы, – ди хәләле Юлия.

Могҗизалар булмый димә!

Юлия Рөстәм белән соңгы мәртәбә 5 майда элемтәгә керә. Тик юньләп сөйләшеп булмый, элемтә өзелә.

– Рөстәмнең сул тезе нык авырта иде. Икенче мәртәбә ялга кайткач, бу авырту ниндидер могҗиза белән миңа күчте: уң як тезем авырта башлады. Ике арадагы ярату шулкадәр көчле булган: мин аның авыртуын үземә алдым. 10 май көнне аягымдагы авырту кисәк югалды. Шулвакыт җанымнан да нидер өзелгән кебек булды. Мин аңладым: Рөстәм якты дөньяда юк. Хезмәттәшләре, аларның якыннары белән элемтәгә кердем, Рөстәмне эзли башладым. Берәү дә җавап бирми, телефонга язган сорауларымны күрмәмешкә салышалар. “Рөстәм югалды. Табарга булышыгыз” дип игълан язып, эзләүгә волонтерларны да куштым. Дүрт сәгатьтән штабтан шалтыратып, Рөстәмнең һәлак булуы турында хәбәр иттеләр, – ди Юлия.

Юлия әйтүенчә, Рөстәм үзенең үләсен белгән. Тормыш иптәшенә: “Андый-мондый хәл булса, балаларны чит ир-атлар тәрбияләмәсен! Барысы өчен дә гафу ит мине,” – дип пышылдый.

Герой райондашыбыз турында якты истәлекләр күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Фото – Мөслим-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев