Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Ювелирларча төгәл Юнир

Махсус хәрби операция Күбәк егете Юнир Гыйльметдиновны да читләтеп үтми. 2022нче елның 27 октябрендә ул өлешчә мобилизациягә эләгә. Шушы көннәрдә Юнир дүртенче мәртәбә кыска вакытлы ялга кайтып китте.

Юнир механик хезмәтен башкара. Егетләргә ризык алып кайту, машиналарны төзәтү, ремонтлау, алгы сызыктан яралыларны алып чыгу – аның вазыйфасында. Юнирга сугышчан дуслары Ювелир дигән хәрби кушамат биргәннәр. Эшен төгәл башкарганга тагылган кушамат ул.

– Өлешчә мобилизация башланганда, Яр Чаллы автосервисында слесарь булып эшли идем. Бер көнне иртән Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов шалтыратып, миңа повестка килүен хәбәр итте. Төштән соң авылга кайттым. Күрше егете Вадим Манченко белән бергә киттек, бергә өйрәнүләрдә булдык. Махсус хәрби операциядә дә бергә хезмәт итәбез. Дүртәү без анда: Вадим, Игенче авылыннан Илназ, Мөслим егете Рамил һәм мин. Хәрбиләр арасындагы дуслык җепләре күренмәс төеннәр белән бәйләнгән. Сугышчан дуслык туганнарныкыннан да көчлерәк икән. Бер-беребез өчен утка да, суга да керергә әзер, дигән сүзләрнең мәгънәсен ныграк аңлый башладык. Үлем белән һәр көнне очрашсак та, иртәгесе көнгә өмет тыныч тормышка ышаныч, яшәү көче бирә. Без җиңелергә тиеш түгел! – ди Юнир.

Юнир хәрби хезмәтен Хабаровск шәһәрендә үткән. 1,5 ел дәвамында мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Яхшы хезмәт иткәне өчен егетне кече сержант дәрәҗәсенә күтәрәләр, әти-әнисенә командирдан бик күп Рәхмәт хатлары килә.

– Юнир – көтеп алган беренче улыбыз. Исемен әтисе, телевизордан ишетеп, кушкан иде. “Ят исем, авылда бер булыр”,– диде. Хактан да шулай булды. Бу исем республикада да сирәк. Кечкенә чактан ук сеңлесе Динарага терәк-таяныч булып үсте улыбыз, безнең йөзгә кызыллык китермәде. Күпләп мал-туар тоттык, Юнир уң кулыбыз, ярдәмчебез булды. Күбәк мәктәбен тәмамлагач, авылны ташлап китәсе килмичә, колхозда хезмәт куйды. Бер эштән дә куркып тормады. Малларны бик ярата иде, армиягә алынганчы терлекче булып эшләде. Хәрби хезмәттән кайткач, Яр Чаллыдагы юл оешмасында асфальт җәю җайланмасында да эшләде. Аллаһка шөкер, хәбәрләшеп торабыз. Сеңлесе белән дә һәрвакыт элемтәдә Юнир. Авырлыклар турында сөйләми, без аның хәтта яраланганын да белмәдек. “Минем тавышны ишетәсеңме, әни, мин исән-сау”, – дип елмаеп эндәшә ул миңа. Инде берүк үз аякларында әйләнеп кайтырга, баламны исән-сау кочагыма алырга, һәрбер әнигә газизен исән-имин каршы алырга язсын иде, дип телим. Бала – бәгырь ите шул, улымны уйламаган бер генә көнем дә, бер генә сәгатем дә, бер генә минут та юк. Көткән кешегә вакыт озак үтә бит ул, – ди Юнирның әнисе Гөлсинә апа.

Былтыр – әнисе, быел Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Шәмси Юнирга мотоцикл алып җибәргән. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр техникага ихтыяҗ булуын, техниканың гомерне саклап калуда зур роль уйнавын билгеләп үтә.

– Туган җирдән читтә әнинең иң кадерле зат булуын, ашаган ризыкларыбызның, яшәгән җиребезнең оҗмах булуын аңлыйсың. Авырлыклар алдында сынмаска-сыгылмаска әнкәйләрнең догалары, үҗәтлек, җиңүгә ышаныч, өмет ярдәм итә. Бу мәхшәрне беркемгә дә күрергә язмасын! Булганнар онытмас, хәтер бу көннәргә бер генә мәртәбә әйләнеп кайтмас. Тик бүген без бер йодрыкка тупланырга тиеш! Артка чигенергә хакыбыз юк! – ди Юнир.

Фото – Юнир Гыйльметдиновның    шәхчи архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев