Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Җиңүгә юл кыскара

Артем Абсатаров – Мөслим егете. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, ул укуын райондагы 94нче һөнәр училищесында дәвам итә. Киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә

2006 елда Артем хәрби хезмәткә алына. Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашыбыз үрнәк хезмәте өчен командирларыннан һәрвакыт рәхмәт сүзләре генә ишетә.

– Хәрби хезмәт чыныктыра, корыч кебек ныклы итә. Хәрби хезмәттән кайткач, контракт нигезендә хезмәт итү турында уйлап йөрдем. Кечкенәдән хәрбиләргә, алыптай төз, киң җилкәле ир-егетләргә кызыгып, сокланып үскәнгәме, үземне башка өлкәдә күз алдына китерә алмый идем. 2012 елда контракт төзеп, Хабаровск өлкәсенә киттем. 2015 елда мине Брянск шәһәренә күчерделәр. Махсус хәрби операция башланганда Брянск шәһәрендә хезмәт итә идем. Ул вакытта мондый канкойгыч вакыйгалар булыр, дип күз алдына да китермәдек, – ди Артем.

Артем хәзер Украина чигендә кизү тора. РФ Иминлек хезмәтенең чик буе идарәсендә разведка-эзләү төркеме инструкторы, прапорщик ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев