Илдә батырлар сынала
МХОдә Раил ике тапкыр яраланган
Раил Дәүләтшин МХО зонасында хезмәт итү өчен 2024нче елның 24 мартында контракт төзи. Бу вакыт эчендә ул ике мәртәбә кыска вакытка ялга кайтып, әти-әнисе янында кунак булып китте.
– Мәктәптә укыганда ук хәрбиләр, алар идарә иткән техника белән кызыксына идем. Мәктәптән соң эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Хәрби хезмәтне Казанның эчке эшләр гаскәрләрендә (хәзерге Росгвардия) үттем. Контракт төзеп китәргә үзем армия хезмәтен узган часть җитәкчелеге тәкъдим итте. Дроннар белән идарә итү бүгенге көндә минем өстә. Егетләр янына алгы сызыкка кереп, аларны пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәтәм, ватылганнарын яңадан рәтләп, “сафка” бастырабыз. Соңгы керүемдә дошман утына эләгеп бер аягын өздергән иптәш егетне яу кырыннан алып чыгарга туры килде, – ди Раил.
Фәнүсә апа белән Равил абый ике бала үстергән. Ике уллары – ике лачыннары бүген илнең тынычлыгы өчен көрәштә дошман җирендә. Өлкән уллары Рөстәмнең хәбәрсез югалуын бик авыр кичерә Дәүләтшиннар.
– Һәр анага бәхетле гомер насыйп булсын иде. Райондашларга рәхмәт, барысы бербөтен булып ярдәм күрсәтә. Казан волонтерлары да һәрвакыт азык-төлек, кирәк-ярак белән тәэмин итеп торырга тырыша. Метрәй яшьләре – маскировка челтәрләре, Фәния Хафизова җитәкчелегендә Баланлы авылының уңган апа-кызлары “леший” киемнәре тегеп җибәрделәр. Казанның Рос-
гвардия егетләре техника белән ярдәм итте. Киптереп ясалган тиз әзерләнүче ашлар, окоп шәмнәре, үлән чәйләре бик тансык аларга. Ярдәм булганда, барысын да җиңеп була дип уйлыйм. Ә балаларыбыз якташларның игелекле гамәлләре белән үзләрен яклаулы итеп тоялар. Бу мәхшәрләргә тизрәк нокта куелсын иде! – ди Раилнең әтисе Равил абый.
Дәүләтшиннарның көннәрне төннәр бәйләгән айлар, еллар йомгагы әкрен генә тәгәри бара. Фәнүсә апа кабаттан улларын озаткан көннәргә әйләнеп кайтты.
– Раил контракт белән хезмәт итәргә китәсен хәбәр иткәч, әтисе белән уеннан кире кайтарырга да теләгән идек, “абыең да шунда бит, син дә китмә инде!” дип тә үгетләп карадык. Тик ул үзен хәрби буларак күрәм, диде. Шөкер, сөйләшеп торабыз. Видеоэлемтә аша хәбәргә чыкканда, җанга тынычлык иңә. Алгы сызыкта булганда озак вакыт аралашып булмаса, үз-үзебезне кая куярга белмәгән, күңелгә урын тапмаган чакларда балабызның исәнлегенә өмет итеп, бер Аллаһка ялварабыз, – ди әнисе Фәнүсә апа.
Раилның хәрби кушаматы – Пионер. Пионерларча үҗәт, гадел, дуслык төшенчәсенең кадерен белгәнгә, иптәшләре биргән кушамат.
– Сусыз бер атна торып карагыз әле! Сигезәр кеше кереп китеп, алгы сызыктан 2-3 кеше генә чыккан вакытлар шактый булды. Бик күп үлемнән калдым, аяк очына ракеталар да төште. Кич бергә утырып чәй эчкән, сөйләшеп утырган дусларның икенче көнне фани дөньяда булмавы, мәңгелеккә юкка чыгуыннан да авыр әйбер бар микән?! Биредә һәрнәрсәнең кадере өр-яңадан йөрәк түренә беркетелә, әти-әни кадере, әни пешергән җылы ризыкларның ни дәрәҗәдә якын булуын тагын-тагын аңлыйсың. Биредәге командирлар, контракт төзеп, мине Сирия яисә Африка илләренә җибәрергә дип әллә ничә мәртәбә тәкъдим иткәннәре булды – каршы килдем. Без җиңү белән әйләнеп кайтырга тиеш. Башкача мөмкин түгел! – ди Раил.
Фото – Р.Дәүләтшинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев