Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Һәркем үзе сайлый

Махсус хәрби операциядә аны Рассвет дип йөртәләр. Ул контракт нигезендә хезмәт итә

Политехника техникумын тәмамлагач, райондашыбыз хәрби хезмәткә алына. Бер ел хезмәт иткәннән соң тагын бер елга контракт төзи. “Язмышымны хәрби хезмәт белән бәйләргә теләдем”, – ди ул. Контракт төгәлләнеп туган ягына кайткач, 2022 елның көзендә өлешчә мобилизациягә эләгә егет. Ә 2024 елның гыйнваренда контракт төзеп хезмәт итә башлый. Рассвет кушаматын аңа, беренче задание вакытында төркем командиры бирә.

Батыр ярасыз булмый. 2022 ел башында райондашыбыз контузия алып, госпитальдә дәвалана. Узган елның язында яраланып, тагын госпитальгә керергә туры килә. Аякка басу белән янәдән тынычлык хакына ил сагына баса.

Райондашыбызның батырлыгы турында да әйтергә кирәк. Засадага эләгеп яраланган хәрбинең гомерен саклап кала райондашыбыз. Хезмәттәшен сугыш кырыннан алып чыгып, аркасына салып алып кайта. Шул рәвешле 4-5 километр ара уза егет. Бу хакта соңрак, яраланучы коткаручысын эзли башлагач кына беләләр. Рассвет моны батырлык дип кабул итми: “Дөрес юлны һәркем үзе сайлый”, – ди ул. 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 июнь санында укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев