Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Безнең геройлар

Геройлар яуда сынала

Диктат Мәхмүтов 2022 елның октябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә

Торыш авылы егете ул. Симәк урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумында белем ала. Хезмәт юлын үзе укыган Симәк мәктәбендә башлый, физкультура дәресләрен укыта.

– Симәк, аннары Тойгелде мәктәпләрендә хезмәт куйдым. 90нчы елларда, дөнья болгана башлагач, әти белән фермерлык эшенә керештек. Әти: “Колхоздан үгезләр алып үстерик әле, файдасы булмасмы”, – дигәч, каршы килмәдем. 30 үгез бозау алып, аларны бер ел дәвамында тәрбияләдек. Бозауларны колхоздан бушка алдык, азыгы да, печәне дә, ахыры да буш булды. Малларның авырлыгы 5 центнер булгандыр. Күңелебезне биреп эшләдек. Әмма, колхоз бушка биргән әйберләрен исәпли башлагач, малларны да шул хактан тотып калдылар. Терлек асравыбызның файдасы булмады. Гади халыкны шулай алдадылар, – ди Мәхмүт абый, яшьлек елларын искә алып.

1982-84 елларда райондашыбыз Венгриядә хезмәт итә. Киң күкрәкле, баһадир гәүдәле чыдам егет армия хезмәтен артиллерия гаскәрләрендә үтә. Кайткач, гаилә кора, балалар үстерә.

Махсус хәрби операция башлангач, анда бару турында уйлана башлый райондашыбыз. Өлешчә мобилизация башланыр алдыннан авыл яшьләрен хәрби комиссариат вәкиле белән очрашуга җыялар. Мәхмүт абый да клубка килә. Хәрби комиссариат вәкиле барысын да тәфсилләп аңлата.

– Очрашуга килгән егетләрнең барысы да диярлек өйләнгән, балалары бар. Очрашудан кайткач, уйлана башладым: нәрсә югалтам инде мин?! Барырга кирәк, дигән фикергә килдем. Барсам, минем арттан башкалар да барыр, ләкин яшьләр түгел дидем, – ди Диктат абый.

Ике кызын башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына чыгарган райондашыбыз оныклар сөяр чагында илне сакларга китә.

– Казаннан бик күп кеше киттек. Җыелу пункты халык белән шыгрым тулы иде: кеше өстендә кеше. Пунктның коридорлары тулы, ашханәгә ярты көн чират көтәсе. Безне бер атналап әзерләделәр. Медицина ярдәме күрсәтү тәртибен, автоматтан атарга өйрәттеләр. Барысын да тиз үзләштерергә туры килде. 2022 елның августында “Тимер” батальонын оештырдылар, анда 700гә якын кеше тупланды. Без “оборона”да булдык. Төгәл бер ел махсус хәрби операциядә булдым. Мин иң өлкәне идем. БМПдан сикереп төшкәндә теземне имгәттем, кулларым эшләми башлады. Бронежилет иңсәләрне кисеп керә, тәүлек әйләнәсе өстән төшмәгән кием кулларга тау булып ята иде. Яңа закон гамәлгә керде һәм, контракт вакыты төгәлләнгәч, 50 яшьтән өлкән кешеләрне өйләренә кайтарып җибәрделәр, – дип искә ала Диктат Мәхмүтов.

Махсус хәрби операциягә барачагын Диктат абый алдан сизгән. Аллаһы Тәгалә аңа моны төшләре аша күрсәткән.

– Күп еллар гел бертөрле төш күрәм. Имеш, мин икенче мәртәбә армиядән кайтам. Поезд рельслар буенча чаба, мин тәрәзәдән күзәтеп барам. Яшь чакта хәрби хезмәттән поездда кайткан идем. МХОдән дә туган җиргә поездда кайттым, – ди Диктат абый. – Кайберәүләр: “Ашау-эчү ничек анда?” – дип сорый. Анда ашап-эчеп ятарга бармыйсың бит инде, ул кызык эзләп бара торган җир түгел! Телефон куллану мөмкин түгел. Дошман кәрәзле телефонның нурын шунда ук тотып алачак. Даими уяулык, сизгерлек таләп ителә. Дошман һавадан сипкән “лепесток”ларның берсенә генә бассаң да, аяксыз яки кулсыз каласың. Эчкән, тарткан кешенең исән калу мөмкинлеге әзрәк. Йөгергәндә, техникадан сикереп төшкәндә хәл бетмәсен, уяулык кимемәсен дисәң, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим, – ди Диктат Мәхмүтов. 

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев