Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнең геройлар

Елмаеп кайтып керермен әле!..

Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның берсе – Вәрәшбаш авылы егете Ирек Шәйхетдинов. Ул 2023нче елның 3 маенда контракт төзеп, туган илебезне сакларга китә

Гаиләдә икенче бала булып туган Ирек, Вәрәшбаш мәктәбен тәмамлагач, 94нче санлы һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәтне коры җир диңгезчесе булып Новосибирск якларында үтә. Ватан алдындагы бурычын үтәп, ике елдан соң туган авылына кайта.

– Контракт төзүемнең сәбәбе – туган илне саклау, әти-әниләребезнең иминлеген тәэмин итү. Өлешчә мобилизация башлангач, мин дә илне сакларга тиеш, дигән фикергә килдем. Бөтен кеше дә куркып ятса, илебез кем кулларына калыр?! Җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын! – ди Ирек.

Ирек МХОдә ике мәртәбә яраланган. Луганск, Краснодар, Санкт-Петербург, Оренбург госпитальләрендә сигезенче ай дәвалана райондашыбыз. Ирекнең башына катлаулы операция көтелә. Күзенә кергән дрон кыйпылчыгын алачаклар. Бу җиденче операция булачак.

Хәрби заданиене үтәп, алгы сызыктан исән-имин чыкса да, Ирекне алда сынау көткән булган. Егетләрнең машина кабыза алмый интегүләрен күреп, Ирек аларга ярдәм итәргә алына. Шулвакыт командир Иректән: “Син шофермыни?” – дип сорый. Авылда үскән егет техниканы аңламыймыни инде?! “УАЗ”га утырып, бик күп тапкырлар солдатларга кирәк-ярак, азык-төлек тарата. Шундый сәфәрләрнең берсендә Ирек машинасы белән шартлый. Кан, ядрә кыйпылчыклары эченнән дуслары табып ала. Ирекне кыйпылчыклап диярлек җыялар, башта сөйләшүе дә аңлашылмый.

– Гомере кыл өстендә булса да, Ирек бирешми. Без аны госпитальдә танымадык та. Кочагыма алгач, елап җибәрә яздым: башы ярык, кул-аяклар бәйләнгән. Аяк балтырыннан алган кыйпылчыклар күпме сызланулар китергәнен үзе генә беләдер. Шулай да зарланмый ул. “Әни, әйбәт карыйлар, госпитальдә шартлар яхшы. Мин – сөт эчеп үскән малай, баш сөягем катырак булган, шуңа исән калганмын”, – дип, үзенчә шаяртырга, безне тынычландырырга тырыша.

– Ирек улым мәктәптә укыганда ук әтисе белән МТЗ-80 тракторында йөрде. Үзем ферма мөдире булгач, бөтен эшне дә бергәләп эшләдек. Көтүче булмаса да, яшел масса төяргә прицепчы җитмәсә дә, төнгелеккә каравылчы булмаса да: “Бар, улым, әтиең белән йөреп кайтыгыз әле”, – дип җибәрә идем. Кечкенәдән эшләп үскәч, бер эштән дә куркып тормады. Җәйгелектә Дамир абыйсы белән, әз булса да акча эшлибез дип, сарыкчылык комплексына бәрән көтүен карарга керәләр иде. Гектары белән чөгендер дә кәтмәнләделәр, укыганда да, каникул чорында да бер көн тик тормады балалар. Ике әбисендә бәрәңге алу, утын яру да малайлар өстендә булды, – дип, Нәхия апа улларының яшьлек елларын барлады.

Ирек МХОгә армиядә бергә хезмәт иткән дусты Паша белән киткән. 28 ел элек танышкан рус егете белән дуслыгы аларны бүген дә күренмәс җепләр белән бәйләп тора. Ирекнең хәрби кушаматы – Шахман. Әлеге кушаматны аңа киң бәдәнле, көчле, куркусыз булганы өчен биргәннәр.

– Әти-әни белән мөмкинлек булганда сөйләшеп торам. Өстән “куркыныч” очмаганда, исән икәнлегемне белдереп, тизрәк хәбәр итәсе килә. Әти-әни, Дамир абыем, Альфира апаемның мине сагынып көтүе, әнинең изге догалары саклап йөртә. Инде бу афәт тизрәк бетсен дә, авылыма җиңү таңы белән елмаеп кайтып керергә язсын иде! – ди Ирек.

Нәхия апаның иң зур теләге – улы белән тизрәк күрешү, туган нигездә баласын җылы кочагына алу. Нәхия апа кадерле кешесен изге догаларыннан калдырмыйча, юлларында яхшы ниятле бәндәләр генә очравын теләп көн дә иртән күзләрен ача, шушы теләк белән йокыга тала.

– Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан дәваларга, кайгы-хәсрәтләрдән араларга, дип юкка гына җырламыйлардыр. Бүген кеше хәленә керә белү, башкалар борчуын үз йөрәгең аша уздыру – кешелеклелек сыйфатларының иң кыйммәтлеләредер, мөгаен. Танышлар, дуслар, район хакимияте вәкилләре улымның хәлләрен белешеп торалар. “Сөйләшеп торасызмы? Хәбәргә чыгамы?” дип, баламның хәлен белешеп торалар. Бик күп юату сүзләре дә ишетергә туры килә. “Кайтыр, Аллаһ боерса”, “Сабыр бул! Һичшиксез, кайтачак!” – диләр. Ә кем белә кемнең теләге кабул булганын?! Күрешүләр язсын берүк! Минем хәлемә кергән райондашларыбызга, якыннарыма җылы рәхмәт сүзләрем барып ирешсен! – ди Нәхия апа.

Фото – Н. Шәйхетдинованың шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев