Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Безнең геройлар

Дүртенче штурм

Марат Мәгалимов – Мөслим егете. Мөслим урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, укуын 94 санлы һөнәр училищесында дәвам итә ул. Төрле профильдәге шоферлар әзерләүче төркемдә өч ел белем ала. Хезмәт юлын “Сельхозтехника” оешмасында «КамАЗ» шоферы булып башлый. Комбайнны да, тракторны да иярләргә туры килә егеткә.

2023 елның көзендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә Марат. Ул, аягы яралану сәбәпле демобилизацияләнеп, туган ягына кайтты.

– Төрле сәбәпләр аркасында туган якка кайта алмадым. Яраланып, Донецк госпиталендә дәваландым, Кырымда тернәкләнү уздым. Дүрт мәртәбә штурмга кердем, дүртенчесе минем өчен хәлиткеч булды, – ди Марат. – Гыйнвар ае иде. Штурм вакытында җиде тәүлек окопта ятарга туры килде. Егетләр, ничек кенә тырышсалар да, мине окоптан алып чыга алмадылар. Һөҗүм вакытында иптәшләрем күз алдында җан бирде. Ул көннәр искә төшеп, җанны телгәли, төнлә күзгә йокы кермәгән, сискәнеп уянган вакытлар күп. Безнең штурм отрядыннан нибары өч егет исән калды. Барлыгы 110 кеше идек. Көн дә бүлеп керттеләр, – дип искә ала Марат.

Марат әйтүенчә, аларның отряды ашау-эчүгә интекмәгән. “Кияргә кием дә, йокларга урын да булды. Иң авыры – дошман белән бәрелешләр. Аларда исән калу икеле”, – ди Марат. Аяк табанын ампутацияләгәннән соң, райондашыбыз төннәрен йоклый алмый интегә. “Төнлә тән сызлауларына җан сызлавы да кушыла”, – ди 46 яшьлек ир-егет.

– Тыныч тормышның, бер кисәк икмәкнең, чиста суның кадерен аңладым! Әти-әнием күптән гүр ияләре инде. Мине улым, сеңлем, икетуганнарым Илнур, Илсур, Илнар көтеп алды. Мәхшәрнең үзәгендә кайнаган хәрбиләр тормышка башка күзлектән карый башлый. Элек гади генә тоелган нәрсәләрнең дә әйтеп бетергесез кыйммәте барлыкка килә: күкрәк тутырып сулыш алу, йомшак мендәргә башың куеп йоклау, тынычлап ашау, саф чишмә суын эчү... Вакыт тәгәрмәче туктаусыз тәгәри. Бу тормышта кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска, ватандашларга терәк булырга кирәк. Бу аяк белән хәзер мине махсус хәрби операциягә җибәрмиләр, рөхсәт итсәләр, ике дә уйламый егетләр янына китәр идем, – ди Марат Мәгалимов.

Марат Мәгалимов туган ягына кайту белән "Ватанны саклаучылар" фондының Мөслимдәге бүлегенә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә ул инвалидлыгын раслаучы документ кайтуын көтә, аннары эшкә урнашырга җыена.

– Фондка мөрәҗәгать итүчеләр күп, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Шалтыратып, егетләрнең хәлләрен белеп торабыз. Япь-яшь егетләрнең сәламәтлекләре какшаса да, тормышны яратулары көчле. Олыгайган, дуслыкның кадерен аңлаган ир-егетләр алар! – ди "Ватанны саклаучылар" фондының Мөслимдәге бүлеге җитәкчесе, социаль координатор Алсу Яббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев