“Догаларым саклап йөртсен”
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Шамил Баев кыска вакытлы ялга кайтты. Метрәй егете 2021 елның август аеннан алып туган җиреннән читтә хезмәт итә.
Мөслим гимназиясенең 11 сыйныфын тәмамлагач, Шамил укуын Әлмәт шәһәрендәге нефть техникумында дәвам итә. Кулына диплом алу белән армиягә барырга дигән карарга килә. Язмышына шулай язылган булгандыр, хәрби хезмәтен ул контракт нигезендә үтәргә тели. 2021 елны егетне Самара өлкәсенә җибәрәләр. Хәрби хезмәтен ул 15 нче мотоукчы полкында башлый.
– Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең артына борылып карамый качасы килә, дип белми әйтмәгән өлкәннәр. Хәрби хезмәтемнең алты ае үтеп бара дигәндә, мине башка егетләр белән бергә “учениега” алып киттеләр. Соңыннан Брянск урманына алып килделәр. Биредә без палаткаларда яшәдек. Күпмедер вакыттан соң безне поездларга утыртып, озын юлга озаттылар. Махсус җыелма да тараттылар. Аның эчендә авыртуны баса торган дарулар һәм башка бик күп препаратлар бар иде, – дип искә ала Шамил.
Шамил МХО зонасында күргәннәрне тасвирлап, сөйләп-язып кына бетерерлек түгел, ди.
– Шамил улым озак кына хәбәргә чыкмады, ике атналап вакыт узды. Ана күңеле бәргәләнә бит инде ул. Шалтыраткач, үзләренең бер авылда яшәүләрен әйтте. Бер айлап вакытлары шунда үтте. Көтелмәгән хәлләр чыгып, улым башка бик күп хәрбиләр белән чолганышта кала. Ул чолганыштан бик авырлык белән, шактый көннәр үткәч кенә чыга алдылар. Март ае иде, улымның сөенеп шалтыратуын, Россия җирләрендә булуын белгәч, ничек куанганымны белсәгез икән! Бер елга төзелгән контракт вакыты үтеп китсә дә, улым бүген дә хезмәттә. Чөнки артка чигенергә ярамый, контракт вакытың бетте дип, илдә шушындый мәхшәр барганда, улым тыныч кына ята алмыйм диде, – ди әнисе Лилия апа.
Беренче тапкыр кыска вакытлы ялга Шамил 2022 елның август аенда кайтып китә. Ялдан соң егетне кабаттан Самарага, үзе хезмәт иткән полкка озаталар.
– Энемнең хәрби кушаматы – Комета. Яшендәй тизлектә һәрнәрсәгә җитешкәне, куркусыз булганы өчен тагылган кушамат ул! Мәктәптә укыганда, иң оста баскетболчы да иде үзе! Бу уен, үзегез беләсез, тизлек, җитезлек таләп итә. Үҗәтлеге дә чамадан ашкан энемнең! Без, җай туры килгәндә, Шамил белән озаклап сөйләшәбез. Анда аңа иң кирәкле әйбер – туганың белән сөйләшү, якын кешеңнең тавышын ишетү, сине көткән кешеләрнең булуын белү. “Бик күп егетләрне дошман җирендә калдырдык, алып чыгып булмады, каберләре дә шунда. Аларны газизләре зарыгып көтәдер, хәбәрсез югалганнарның күбесен шул рәвешле җир ашый”, – дип ачыргаланып сөйләгәне булды, – ди апасы Алина.
Лилия апага Аллаһ түземлек кенә бирсен. Бер генә түгел, бүгенге көндә аның ике улы да – махсус хәрби операциядә.
– Бер кайтуында Шамил улым: “Әни, минем өчен борчылма! Мин бит куркаклардан түгел, тугыз мәртәбә исән калдым. Алга таба да синең догаларың саклап йөртер”, – дип әйтте. Улларым өчен белмәгән догаларны да укырга өйрәндем инде. Ашау якларына килгәндә, алгы сызыкта булганда ризыкка, суга нык тилмерәләр. Мине борчымыйм дип, җиңелчә яралануы турында да хәбәр итмәде. 2023 елда Фәнил улым да контракт төзим дип хыялланып алды. Кодагыйлар, килен белән көчкә ниятеннән кире кайтара алдык. Тик иртә сөенгәнбез икән: төгәл бер елдан үз дигәнен барыбер эшләде. Безгә әйтми генә контракт төзегән, китәренә ике көн кала гына юлга кузгаласын әйтте. Мин аптырашта калдым, көн дә килә башлады безгә, Салауз-Муханда гына торсалар да, болай еш килгәне юк иде дип уйлыйм. Үзе белән оныгыбыз Даринаны да ияртеп алып килә. “Улым, нигә эштә түгел соң син?” – дип сорыйм. “Әни, борчылма, мин отпуск алдым,” – дип тынычландыра. Фәнил улымның МХОга китәргә әзерләнеп йөргән чагы булган икән. Инде берүк Аллаһым икесен дә саклап йөртсен! Беркемгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын! – ди Лилия апа.
Фото – Ш.Баевның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев