Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Бүген Мөслимдә беренче тапкыр локаль сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп уздылар

Әлеге дата календарьда 2009 елда билгеләп үтелә

Бүген Мөслимдә беренче тапкыр хәрби хәрәкәт ветераннары көнен билгеләп уздылар. Мөслимдә хәрби хәрәкәт ветераннарының берничә иҗтимагый оешмасы эшли. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында бүген чечен конфликтында һәлак булган, аннан исән-сау кайтып та яралардан терелә алмыйча вафат булган һәм андагы бәрелешләрдә катнашкан егетләр хөрмәтенә ясалган стеланы ачу тантанасы узды.

Чарада шулай ук Мөслим районы локаль сугыш ветераннары, Актаныш һәм Сарман районнарыннан килгән ветераннар да катнашты. Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Бертөркем ветераннарга истәлек медальләре тапшырылды. Локаль сугышларда мәрхүм булганнарның әниләре, тормыш иптәшләренә Чечен конфликты ветераннарының район хәрәкәте җитәкчесе Айдар Габидуллин күчтәнәчләр пакеты тапшырды.

Соңыннан стелага чәчәкләр салынды. Ветераннар мәрхүм булган хәрби хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев