Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Берсеннән кайттым, монысыннан да кайтырмын!

Илебез чикләрен сакларга Олег Демидов әнә шулай дип кузгала. Хәрби хезмәт вакытында Чечняда барган сугышта катнашкан райондашыбыз, өлешчә мобилизациягә чакыруны берсүзсез кабул итә.

Олег Демидов Яңа Усы авылында туып үсә, туган җиренә хезмәт итеп, тәм табып яши. Тормыш иптәше Гөлнара белән ике бала үстерәләр. Махсус хәрби операциягә чакыру килгәндә аның Оренбург якларында урып-җыюда эшләгән чагы була. Чакыруны әнисе Наилә ханымга тапшыралар.
– Авыл җирлеге советы хезмәткәре чакыру китергәч, улыма шалтыраттым. Кич иде. Ул: “Әни, мин кайтам”, – диде дә телефонны куйды. 

Тормыш иптәше Гөлнара һәм балалар әтиләренең кая баруын аңламый да кала.

– Олег миңа шалтыратты да: “Чакыру килгән, мин китәм”, – диде. Башта югалып калдым. Аннан Олегның башкача булдыра алмавын аңладым. Ул – аз сүзле, үз дигәненә ирешә, үзенекен итә торган ир-ат. “Бер сугыштан кайттым, икенчесеннән дә кайтырмын! Борчылма, барысы да яхшы булачак”, – дип мине тынычландырырга тырышты, – ди Гөлнара.

3 сыйныфта укучы улы, әтисенең махсус хәрби операциягә киткәнен белгәч, озак вакыт тынычлана алмый. Ә кечкенә кызы әле аңлап бетерми. 
Олег та башкалар белән бергә Казанда хәрби әзерлек уза. Сугышта катнашкан ир-егетнең әзерлеге начар булмый, шуңа хәрби әзерлек вакытында аңа берничә тапкыр гаиләсе янына кайтып килергә рөхсәт итәләр. 

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Демидовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев