Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Безнең геройлар

Бердәмлектә – көч!

Махсус хәрби операция башлангач, бер гаиләдән берничә кеше китүчеләр дә булды. Александр һәм Николай Фроловлар да шундыйлардан. 1982 һәм 1983 елгы бертуган егетләрне якыннары 2023нче елның 24 авгутында озата.

– Безнең авылга Фроловлар 2009 елда Яр Чаллы шәһәреннән күчеп кайттылар. Әти-әнисез, ятим булсалар да, өч бертуганда туганлык хисе бик көчле. Бер-берсенә ярдәм итеп, хәлләрен белешеп торалар. Хәбәргә әз генә чыкмый торсалар да, бер-берсен эзли башлыйлар. Саша белән Коля МХОгә контракт төзеп китте. Башта махсус хәрби операциягә китү теләген Саша белдерде. Коляның да: “Абый белән барам. Икәү бергә җайлырак та булыр, күңелем дә тыныч булыр”, – дип әйткәне истә калган. Икесе дә бер көнне бергә китте. Сеңелләре – киленем Мария белән гел аралашып торалар, һәрвакыт ярдәм итәләр, – ди Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.

4 мартта Коля авылга кыска вакытлы ялга кайтты. Бу аның икенче мәртәбә кайтуы. Түбән Табын авылында гомер итүче ике бертуган Фроловлар МХОга киткәнче авылда төрле эшләрдә хезмәт куйган. 

– Коляның кайтуын сагынып көтеп алдым. Саша да авылга бер мәртәбә ялга кайтып киткән иде. Коля Запорожье өлкәсендә, десантчылар төркемендә алдынгы сызыкта булса, Саша Харьков өлкәсендә танк, БТР кебек хәрби техника ремонтлый. Икесеннән дә хәбәр көтәм, бер ананың өч кадерле баласы без. Каннар, җаннар тартып бәйли дип әйтүләре дөрес. Яуга керәселәре булса, эч поша, йөрәк ярсып тибә башлый, – ди Мария.

Хәрби дуслары Коляга “Гном” дигән хәрби кушамат биргән. Кечкенә буйлы булганга тагылган кушамат булса да, Коля үткерлеге, үҗәтлеге белән дусларының хөрмәтен яулаган.

– Ялда вакыт сизелмичә үтә. Тормышның матур, ә гомернең никадәр кадерле булуын төшенү өчен югалтулар күрергә кирәк икән. Бүгенге вәзгыятькә битараф калып булмый. Контракт төзеп китүебезгә дә шул сәбәп булды, – ди Николай Фролов.

Александр Фроловның хәрби кушаматы – "Алга". Саша Татарстаннан “Алга” батальоны составында киткән беренче егетләрнең берсе булганга, һәрвакыт беренче булып һөҗүмгә ташланганга, дуслары аңа шушы кушаматны биргән.

Бүгенге көндә абыйлы-энеле Фроловлар һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. “Бердәм булсак, безне сындырмаслар. Бердәмлектә – көч!” – ди Николай.

Фото Н.Фроловның шәхси архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев