Батыр Газинур
Газинур Камалов – Исәнсеф-Чишмә авылы егете. Ул кыска вакытлы ялга икенче мәртәбә кайтты.
Биш балалы гаиләдә үскән Газинур. Туган авылында – башлангыч, Тат. Бүләрдә урта белем алган егет кечкенәдән медицина хезмәткәре булырга хыялланган. Минзәлә медицина училищесында фельдшер-акушер белгечлеге алган елны аңа хәрби хезмәткә чакыру килә. Куйбышев өлкәсендә һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә ике ел хезмәт иткәч тә туган авылына кайтырга ашыкмый Газинур. Контракт төзеп, тагын 10 ел Волгоградта, Төньяк Кавказда хезмәт итә.
– Контракт вакыты төгәлләнергә берничә ай калгач, улым Әлмәт шәһәренә кайтып, хезмәтен төзәтү колониясендә төгәлләде. Хәрби буларак, 37 яшьтә ялга чыкты. Медицина юнәлешен сайлавына үкенгәне булмады, гомер буена шушы өлкәдә намуслы хезмәт куйды. Медицина хезмәткәрләренә хас пакьлек, сафлык тулы күңелендә беркайчан да мәкер булмады. Махсус хәрби операциягә киткәнен белми дә калдым. “Газинурдан бер дә хәбәр-хәтер юк. Кайда югалды соң әле балакай?” – дигәч, балалар әйтергә булды. Ии, борчылдым! 57 яшьтә нинди адымга барган бит! Улымнан көн дә хәбәр көтеп яшим, – ди Газинурның әнисе Гөлдания апа.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 елның 17 гыйнвар саныннан укыгыз
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев