Барганыма үкенмим
Олег Демидов махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация башлангач китә
Олег – Яңа Усы авылы егете. 5 сыйныфта укыганда ук, алдынгы комбайнчы булган әтисенә ияреп, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
11 сыйныфны тәмамлагач, классташлары кебек авылны шәһәргә алыштырырга теләми, туган авылында кала, “XXII партсъезд” колхозына тракторчы булып эшкә урнаша.
Ике елдан соң ул армия сафларына алына. Ростов шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үткәч, Олегны Чечняга җибәрәләр. Хәрби хезмәттән кайткач, Олег янәдән колхозда эшли башлый. Комбайнчы, тракторчы була, нәрсәгә тотынса, шуны тел-теш тидермәслек итеп башкара. Йортлар тышлый, түбәләр яба, ул ремонтлаган мәһабәт биналарның саны-исәбе юк.
– “Махсус хәрби операциягә барырга повестка тапшырырга кирәк, кайт!” – дип хәбәр килгәндә, Самара өлкәсендә идем. Басуда эшләгәндә килде хәбәр. Татарстанда урып-җыю төгәлләнсә дә, Самарада берәр атналык эш калган иде әле. Хәбәр килү белән кайттым, – ди Олег.
2022нче елның 28 октябрендә мобилизацияләнеп, ике ай Казанда уку-өйрәнүләр үтә ул. Яңа ел алдыннан Олегны Запорожье өлкәсенә озаталар.
– Туган авылыма бер мәртәбә кыска вакытлы ялга, тагын бер тапкыр яраланып кайтып киттем. Чираттагы ялга санаулы гына вакыт калган иде. Язмыштан узмыш юк: 2024нче елның 22 октябрендә, ун көн алгы сызыкта булганнан соң, дүрт-биш көн тын алу, ял итү өчен кайтып килүебез иде. Көтмәгәндә дрон шартлады. Өч иптәшем шунда ук җан биргән. Мин тоташ караңгылыкка, чоңгылга чумгандай булдым. Һушыма килгәндә, хәрби дусларым мине вакыйга булган урыннан алып чыгып баралар иде. Шуннан соң күзләрем сукырайды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев