Алар җиңүне якынайта
Алексей Долинин – Михайловка авылы егете. 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация башлангач, райондашыбыз махсус хәрби операциягә алына
– Михайловка авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә дүрт егетне озаттык. Аларның берсе бүгенге көндә хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Контракт төзеп биш егет киткән иде, аларның өчесе батырларча һәлак булды. Алексей – аз сүзле, әмма җаны-тәне белән борчылучы патриотларның берсе. Җирлек халкы егетләребезне онытмый. Аларга ярдәм туплап озатуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Җылы өйдә, тәрәзә аша кояшка карап, тыштагы салкынны тәрәзә ярыгыннан кергән җил тавышыннан гына чамалыйбыз. Ә илебез сагында торучылар салкында окопларда үз-үзләрен аямый көрәшә. Алексей – шундый батырларның берсе, – ди авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина.
Штурм вакытында Алесей бик каты яраланган. Бер аягында бары тик баш бармагы гына исән калган егетнең тәне тулы снаряд кыйпылчыклары.
Фото - Алексей Долининның шәхси архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев