Хезмәттәшебез Рүзилә Бәхтиярова – Татарстанның Мактау тактасында!
Безнекеләр!

Хезмәттәшебез Рүзилә Бәхтиярова – Татарстанның Мактау тактасында!

Рүзилә Әхмәй кызын күпьеллык хезмәтенең лаеклы бәяләнүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Район башлыгы А. Хуҗин Рүзилә Бәхтияровага тантаналы шартларда таныклык тапшырды.
Район башлыгы А. Хуҗин Рүзилә Бәхтияровага тантаналы шартларда таныклык тапшырды.

Рүзилә Бәхтиярованың хезмәт юлы «Авыл утлары» («Сельские огни») газетасының дубляж бүлеге белән бәйле. Ул – татар теленнән рус теленә яхшы тәрҗемәче. Редакциядәге хезмәт стажы — 43 ел. Рүзилә Әхмәй кызы «Авыл утлары» газетасын үстерүгә зур өлеш кертте. Үз вазифаларын профессиональ дәрәҗәдә күңел биреп, сыйфатлы итеп башкара. Намуслы, югары квалификацияле белгеч. Төрле яктан үсеш алган инициативалы, принципиаль, киң эрудицияле хезмәткәр.

Россиянең Дәүләт флагы көнендә аңа таныклык тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез: ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән быел Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы эшли башлады. Бу — хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән мөһим проект. Үз эшенә тугрылык белән хезмәт итүче кешеләр — республикабызның үсеше һәм иминлеге өчен ныклы нигез.

Яңа платформада Татарстанның 15 меңнән артык иң яхшы хезмәткәренең исеме урын алган. Аларның һәркайсы — һөнәри осталык үрнәге һәм Татарстан халкы өчен уңайлы, куркынычсыз тормыш шартлары тудыруга зур өлеш кертә.

Рүзилә Әхмәй кызын күпьеллык хезмәтенең лаеклы бәяләнүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа алга таба да зур уңышлар, көч-куәт, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Үзебезнең хезмәт кешеләре белән горурланабыз!

Лилия Шәймиева фотосы.

Таныклык
Рүзилә Бәхтиярованың лауреат таныклыгы

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев