Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр!

Республикакүләм фестивальдә катнашып дипломга лаек булды

Мөслим лицее укучысы фестиваль- конкурста катнашып, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

- Мөслим лицеенда түгәрәкләр эшчәнлеге яхшы оештырылган. Укучылар 1 сыйныфка аяк басуга укытучылар аларның җыр-моңга булган сәләтләрен ачу өстендә эшлиләр.  Нәтиҗә дә озак көттерми  Җыр түгәрәгенә йөрүче1 нче сыйныфта белем алучы Илиза  Мөҗипова шушы көннәрдә  Яр Чаллы шәһәренең өстәмә белем бирүче  шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараендә узган Республикакүләм "Бәхет йолдызы" милли татар иҗаты фестиваль- конкурсында катнашты. КФУ филиалы булган Яр Чаллы дәүләт автоном институты белән берлектә үткәрелгән бәйгедә Илиза "Вокал-соло" номинациясендә  1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Илизаның  җитәкчесе - Лилия Заянова  Җиңүчене һәм остазын уңышлары белән котлыйбыз, -  дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.

Фото - Мөслим лицееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев