Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр!

Райондашыбыз «Мизгел» яшьләр театрында чыгыш ясаган

«Мизгел» яшьләр театры чит республикалардан килгән кунаклар алдында чыгыш ясаган.

13 май көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Мизгел" яшьләр театры Һади Такташның "Җир уллары" трагедиясен сәхнәләштерде. Премьерага Үзбәкстаннан, Каракалпакстан Республикасыннан укытучылар делегациясе кунак булып килгән.

"Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә гамәли филология (татар теле һәм әдәбият, журналистика) юнәлешендә белем алучы райондашыбыз Айзирәк Вагыйзова да әлеге спектакльдә катнашты һәм матур чыгыш ясады", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

 Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Без_мөслимлеләр